#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Июль 2017
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 30 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30
31 1 2 3 4 5 6

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Яңалык

последние и лучшие новости искусства в мире

В Тюмени появятся новые школьные автобусы. Регион башлыгы В.Якушев боерыгы буенча, өлкә мәгариф департаменты белгечләре гомуми белем бирү оешмаларындагы автопарклар хәлен анализлап, мәктәпләргә 70 транспорт кирәклеген ачыкладылар. В.Якушев булган 57 транспортны алыштыру һәм тагын 13 яңа автобус сатып алырга акча бүлеп бирү турындагы боерыкнамәгә кул куйды.

* * *

В Тюмени по городским улицам поедут новые автобусы. Төмән урамнары буйлап 13, 17, 19, 54 номерлы автобуслар маршруты буенча яңа автобуслар чыкты. Яңа техникаларга утырганчы машина йөртүчеләр яңадан укыдылар. Яшел төсле автобусларның алды һәм артында маршрутның номеры һәм юнәлеше язылган информация таблосы, ә эчтә - вакыт, дата, һава торышын күрсәтүче электрон табло, 7 видеокамера, кондиционер системасы куелган. Киң салонлы автобуслар мөмкинлекләре чикле булган пассажирларны йөртү өчен дә каралган. Махсус төймәгә басып автобус йөртүчегә аппарельне (платформа) куярга хәбәр итеп була. Шәһәр буйлап 166 яңа автобус чыгу планлаштырыла.

* * *

Тюменские скалолазы едут на X Всемирные игры. 20-30 июль көннәрендә Вроцлав шәһәрендә X бөтендөнья уеннары барачак. Быел олимпиянеке булмаган спорт төрләре бәйгесендә 111 илдән 3 мең спортчы катнаша. Россия җыелмасы 21 спорт төре һәм тауга менүдә үзләрен күрсәтәчәкләр. Тауга менүчеләр җыелмасындагы 8 кешенең 5се - Юлия Каплина, Станислав Кокорин, Мария Красавина, Александр Шиков һәм Дарья Кан Төмән өлкәсеннән.

* * *

В Тюменской области борются с незаконным получением пособий по безработице. Өлкә халыкны эш белән тәэмин итү үзәге ялган юл белән эшсезлек буенча пособие алучыларны ачыклау һәм кисәтү буенча эшләр алып бара. Бу елның яртыеллыгында 1328 шәхси эш каралып, белгечләр 160 ялган юл белән пособие алучыны ачыклаганнар. Хокук бозучыларны билгеләү – бюджетка 334 мең сум кайтарылачакны аңлата. Аның 280 мең сумын – үз теләкләре белән, 54 меңне – суд карары буенча.

* * *

Тюменские предприниматели начнут выпуск сукралозы. “Сахар плюс” компаниясе шикәрне сукралозага әйләндерү җиһазын булдырган. Хәзер инде Төмән эшмәкәрләре бөтендөнья сәламәтлек саклау һәм Роспотребнадзор оешмалары тарафыннан рөхсәт ителгән бердәнбер зыянсыз, аз калорийлы татлыландыргычны җитештерәчәк инвесторны эзлиләр.

Өлкә газеталарыннан хәбәрләрне Рәүфә КАНГАЗИНА туплады.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836