#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Июль 2018
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
25 26 27 28 29 30 1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 29
30 31 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Дини форумда төмәнлеләр

последние и лучшие новости искусства в мире

29-11Россиянең төрле төбәкләрендә сибелеп яшәгән татар милләттәшләребез Ш.Мәрҗәнинең 200 еллыгы уңаеннан уздырылган "Милли тормыш һәм дин" IX Бөтенроссия татар дин әһелләре форумына җыелдылар. 69 регионнан 1076 дин әһеле 3 көн буе барган эчтәлекле, әһәмиятле чарада катнаштылар. Анда өлкәбез мөселманнары да бар иде. Дин эшләре ветераны Фатыйх хәзрәт Гарифуллин форум турында фикерләре белән уртаклашты:

- Өлкәбездән утыздан артык дин эшлеклесе бардык. Алар арасында өлкә диния нәзарәте мөфтие Зиннәт хәзрәт Садыйков, Россиянең Азия өлеше мөселман дини идарәсенең Төмән казыяты җитәкчесе урынбасары Әмир хәзрәт Балдин, Россиянең Үзәк диния нәзарәтенең Төмәндәге вәкиле Илдар хәзрәт Зиганшин һәм төрле төбәкләрдәге имамнар, дин эшләрендә активлар бар иде.

Без төрле секцияләргә бүленеп эшләдек. Секцияләрдә бик тәҗрибәле һәм нәтиҗәле чыгышлар яңгырады. Чыгыш ясаучыларның эшләренә бәя биргәндә, үз якларында зур һәм файдалы эшләр алып барулары ачыкланды.

Мин дә чыгыш ясадым. Анда үз телебезгә, әдәбиятка сокланырлык хисләр уятып, бөек шагыйребез Габдулла Тукайның сүзләре белән башладым. Соңыннан каһарманнарыбыз истәлегенә башкарылган эшләргә басым ясап, алар турында сөйләп, патриот шагыйребез Муса Җәлилнең батырларны данлаган горурлык хисләре уятырлык шигыре белән тәмамлап куйдым. “Без имамнар телче дә, тарихчы да, юрист та булырга тиешбез”, - дидем.

29-12Алдагы көннәрдә Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнехановның тәбрикләүләрен, бүгенге көн өчен әһәмиятле сүзләрен тыңладык. Рөстәм Миңнехановның форум кунакларын кайнар сәламнәр белән каршы алып, динебезне, милләтебезне саклап калу, киләчәктә ошбу юлда тырышып хезмәт итү турында кайгыртуы, тамашачылар күңелендә бик җылы һәм онытылмаслык хисләр калдырды. Җомга намазыннан соң пленар утырыш үз эшен дәвам итте һәм форумда катнашучыларга тәкъдим ителгән Резолюция хөкемнәре белән таныштырдылар. Монда бик мөһим һәм халкыбыз өчен әһәмиятле, катлаулы сораулар яңгырады. Барча булган тамашачылар күрсәтелгән резолюция кануннарын хуплап, бер тавыштан кабул иттеләр. IX Бөтенроссия татар дин әһелләре форумында катнашучылар Россиядәге мөселман өммәте өчен традицион булган рухи кыйммәтләргә таянып, татар халкының милли гореф-гадәтләренә тугрылыкларын белдереп игълан иткән күптөрле әһәмиятле мәсьәләләр, бурычларны үтәү бездән тора. Мәсәлән, ТР Мөселманнарының Диния нәзарәте тарафыннан Татарстан мәчетләренә татар телен кертү практикасын хуплап, әлеге файдалы тәҗрибәне Россия регионнарындагы татар дини оешмаларына тәкъдим итәргә, мәчетләрдә һәм мәхәлләләрдә туган телне, нәфис һәм дини-мәгърифәти әдәбиятны, мәдәни традицияләрне өйрәтү буенча курслар оештыру эшчәнлеген активлаштырырга; татар яшьләрен милли рухи кыйммәтләргә якынайту һәм дини, этник үзаңнарын үстерү максатыннан  дини общиналарның һәм милли оешмаларның бердәм эшчәнлеген булдырырга; милли-мәдәни оешмаларга эшмәкәрләр белән берлектә ислам мәгарифенә, мөселман басма һәм электрон милли мәгълүмат чараларының үсешенә, интернет челтәрендә татар телле сегментны арттыруга йөз тотарга; мөселман мәхәлләләрендәге эшчәнлекне камилләштерергә, мәчетләрнең мәгърифәти эшчәнлеген үстерергә, махсус журналларда гаилә төзү, бала туу, исем кушу, вафат булуны теркәп барырга, 29-13һәр мәхәлләнең демографик вәзгыять буенча бердәм мәгълүмати базасын булдырырга кебек бүлекләре аеруча күңелгә хуш килде.

Өченче көнне Болгарга юл тоттык. Әби-бабайлар ислам динендә беренче адымнарын атлаган шәһәрдә "Изге Болгар җыены" үтте. Мондагы тарихи истәлекләргә сокланып, мәхабәт Ак мәчеттә намазлар укып рухи байлык тупладык. Әйтеп бетергесез, сибелеп-чәчелеп, төрле якларда яшәгән милләттәшләребез өчен маяк булган, үзенә тартып торган Казан каласында безләрне жыеп, зур чыгымнар файдаланып, оештырып үткәргән чараны оештыручыларга чиксез рәхмәт әйтәсе килә, - дип сөйләде Фатыйх хәзрәт.

Гөлнур ВӘЛИЕВА язып алды.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836