#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Июль 2019
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 31 1 2 3 4

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Өлкә Сабан туе Тубыл районында узды

последние и лучшие новости искусства в мире

29-730 нчы юбилейлы өлкә Сабан туе милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе, өлкә мәдәният департаменты, Тубыл районы хакимияте, өлкә татар Конгрессы ярдәме белән 13 июль көнне Тубыл районының Санниково авылы янындагы аланлыкта гөрләде. Көн бик кызу булуга карамастан, бәйрәмдә катнашып, җыр-биюгә осталыкларын күрсәтергә, үзләренең көчләрен, өлгерлек-җитезлекләрен сынап карарга, дус-туганнар белән күрешеп, хәлләр белешеп, ял итеп кайтырга теләүчеләр саны күп булды. Килүчеләрне олы сәхнәдән яңгырап торган татар көйләре каршылап торды. Мәйдан буйлап һәр районның милли йортлары тезелеп киткән, балалар өчен төрле аттракционнар, сәүдә рәтләре эшләде, шашлык, пылау пешерүчеләр дә көне буе үз эшләре белән мәшгуль булдылар.

29-3Бәйрәмнең төп өлеше, гадәттәгечә, халкыбызның милли хәзинәләрен күрсәтүче композиция белән башланып китте. Гаилә темасына сәхнәләштерелгән күренешне Тубыл районы мәдәният үзәге (җитәкчесе Р.Бизина) әзерләгән. Халык атларга атланган милли киемдәге яшь егет белән кызның беренче очрашып, бер-берсенә гашыйк булуларын тамаша кылдылар, аннары ат арбаларына утырып яшьләр килеп җиттеләр дә, күмәк биюләр башланды. Биредә алар татар гаиләсенең кыйммәтләрен, йолаларын күрсәттеләр. Чараның тантаналы өлешендә вице-губернатор Сергей Сарычев өлкә губернаторы Александр Моорның тәбрикләү сүзләрен халыкка җиткереп: “Татар халкының тарихын, мәдәниятен, телен саклап калыр өчен өлкәдә төрле мәдәни чаралар, 29-1фәнни конференцияләр, эшлекле очрашулар оештырылып тора, газета, радио, телевидение эшли. Әлбәттә, эшлисе эшләр әле бик күп. Бүген биредә өлкән буын белән бергә яшьләр, балалар да бәйрәм итәләр. Димәк, традицияләрнең дәвам итәчәгенә бернинди шик юк. Быел Төмән өлкәсенең 75 еллыгын каршылыйбыз. Туган җиребездә җайлы яшәр өчен өлкән буын бик тырышып эшләде. Безгә дә сынатырга ярамый. Бары тик үзара дус яшәп, бердәм эшләсәк кенә өлкәбез алга китәчәк”, - диде. Һәм губернатор исеменнән шәһәр, район татар милли-мәдәни автономияләре җитәкчеләре, әгъзалары, туган тел укытучылары, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре – Динар Абукин, Җәмилә Мирасова, Гөлниса Фәхретдинова, Рәйсә Камалова, Зөһрә Кожевникова, Нурания Шарыгина, Мәдинә Корикова, Зафура Гыйззәтуллина, Илчан Хөснетдинов, Ильяс Бакиев, 29-2Нурзилә Хәмидуллина, Мәрзия Юлдашева, Рөстәм һәм Рушан Янабаевлар, Наҗия Сияутдиновага Рәхмәт хатларын тапшырды. Өлкә Думасы депутаты Владимир Майер Лаемтамак авылы хакимияте башлыгы Марат Биктимировка күкрәк билгесе бүләк итте. Котлау сүзләренә өлкә Думасы депутаты Юрий Конев та кушылды. Тубыл районы хакимият башлыгы Юрий Батт Светлана Идрисовага Мактау кәгазе тапшырды. Шул арада Сабантуй әләмен күтәрергә спортчы Шамил Усмановка рөхсәт бирелде. Һәм Сабантуй ачык дип игълан ителде.

Бәйрәмгә фатиха биреп Тубыл шәһәре мәчете имамы Ибраһим хәзрәт Сухов Коръән укып изге теләкләрен юллаганнан соң, 29-4өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Ришад Зиганшин милләттәшләрен бәйрәм белән котлап, чараны оештыруда ярдәм итүче өлкә, район хакимиятләренә рәхмәтен белдерде. Шулай ук ул “Кызыл якут” 9 нчы ветераннар клублары һәм оешмаларының үзешчән иҗат фестивалендә катнашып 1 нче дәрәҗәдәге Лауреат исемен алган “Дуслык” халык җыр ансамбле җитәкчесе Хәким Мирхәйдәровка Мактау кәгазе һәм баян бүләк итте. Өлкә татар Конгрессы вәкиле, филология фәннәре докторы, профессор Хәнисә Алишина милләтебезнең үзаңын үстерүдә, мәдәниятебезне, телебезне саклауда, тарихыбызны югалтмауда өлкәдә нинди эшләр башкарылганы турында сөйләп, якташларын бәйрәм белән котлады.

29-5Аның сүзләренә Тубыл районы татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Ринат Урамаев та кушылды. Сабантуй концерт программасын Татарстан Республикасыннан килгән кунак - “Зө-Ләй-Лә” төркеме дәртле җырлары белән ачып җибәрде. Шулай ук тамашачыларны үзләренең матур чыгышлары белән өлкәдә генә түгел, чит регионнарда танылган җирле җырчыларыбыз – Җәмилә Рәхимова, Наҗия Хәкимова, Илчан Хөснетдинов, Рада Глазырина, Эльвира Голубева, “Дуслык” (Х.Мирхәйдәров), “Әхтәмүшки” (Ә.Назыйров) халык җыр ансамбльләре сөендерделәр. Аннары сәхнәдә районнардан килгән үзешчән артистларыбыз үзара ярыштылар. 29-15Ә хөрмәтле кунаклар жюри әгъзалары белән милли йортларда әзерләнгән программаларны карарга киттеләр. Шул арада мәйданда балалар һәм зурлар өчен төрле ярыш-бәйгеләр, уеннар оештырылды. Ярышларның күбесе ир-атлар өчен каралган булып чыкты. Алар гер күтәрү, көрәш, кул көрәше, колгага менү, аркан тарту кебек ярышларда катнашып, урыннар, бүләкләр алдылар. Хатын-кызлар “Аш-су остасы” номинациясендә катнаштылар. Милли ризыклар пешерү буенча 1 урынны Вагай районы, 2 урынны – Төмән районы, 3 урынны – Ялутор районы алдылар. Көрәш буенча 1 урынны Никита Кузнецов (Тубыл районы), Максим Морозов (Төмән районы), Турал Азимов (Төмән районы) алдылар.29-14 Сабантуйның абсолют батыры исеменә Турал Азимов лаек булды. Аркан тарту ярышында 1 урынга Тубыл районы чыкты. “Визитка” номинациясендә 1 урынны Ялутор, Түбән Тәүде һәм Вагай районнары, 2 урынны – Тубыл, Төмән районнары, 3 урынны – Аромаш районы һәм Тубыл шәһәре алдылар. “Милли йорт”лар буенча 1 урынга - Ялутор районы, 2 урынга - Вагай районы, 3 урынга - Яркәү һәм Тубыл районнары чыктылар. Барлык нәтиҗәләр буенча 1 урын - Ялутор районына, 2 урын – Тубыл районына, 3 урын - Түбән Тәүде районына бирелде. Сабантуйга йомгак ясап өлкә татар милли-мәдәни автономиясенең башкарма директоры Тимергали Мирасов: “Үткән елларга караганда, быел делегатлар 12 район һәм шәһәрдән катнаштылар.29-11 Тубыл шәһәре элек концертта гына катнашкан булса, бу юлы милли йорт та әзерләгән иде. Ел саен безне Ялутор районы гаҗәпләндерә, алар зур әзерлек белән киләләр. Вагай, Төмән, Яркәү районнары да алардан калышмыйлар. Зур сәхнәдә барган җыр-бию ярышында иң сәләтлеләрен сайлап алуы жюри әгъзаларына бик авыр булды. Чөнки һәркем чыгышын төптән уйлап, оста башкарды. Сабантуйны оештыруда матди ярдәм күрсәткән өлкә, Тубыл районы хакимиятләренә, оештыру эшендә булышучыларга, бәйрәмдә катнашкан делегатларга, ярышчыларга, кунакларга олы рәхмәтебезне белдерәбез”, - дип сөйләде. Сабан туеның күчмә әләмен Тубыл районы тантаналы рәвештә Ялутор районына тапшырды.

Рәүфә КАНГАЗИНА.
Рәсемнәрдә:
Сабантуй күренешләре

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836