#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Июль 2019
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 31 1 2 3 4

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Яңалык

последние и лучшие новости искусства в мире

Более шестнадцати тысяч тонн сена заготовили в Тюменской области. Бу – ихтыяҗдан 13%ны тәшкил итә. Исәт, Төмән, Упорово районнары - лидер, үз ихтыяҗларыннан 30%тан артык хәстәрләгәннәр. Төмән өлкәсендә 89 хуҗалык 129 мең тонна печән әзерләргә планлаштырган. Хуҗалыклар 18% сенаж белән тәэмин ителгән. Ихтыяҗ – 700 мең тонна, бүгенге көндә 50 Төмән хуҗалыгы 131 мең тонна сенаж хәстәрләгән. Базга 2 мең тонна силос салынган, 304 мең тонна әзерләү планлаштырылган. Регион хуҗалыклары шулай ук 38,6 мең гектар күпьеллык, 3,1 мең гектар табигый үләннәр чапканнар.

* * *

В Тюменской области премируют учителей, подготовивших стобальников по ЕГЭ. Региональ хөкүмәт президиумы утырышында Төмән өлкәсендә узган бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәсен карадылар. 64 мәктәпне тәмамлаучы бердәм дәүләт имтиханын 100 баллга тапшырды. 5 укучы икешәр фәннән иң югары нәтиҗә күрсәтте. Губернатор А.Моор балаларны әзерләгән 64 укытучыга акчалата премия тапшырачак.

* * *

Упоровские аграрии убирают ранние овощи. КРИММ агрофирмасында иртәнге кәбестәне алалар, уңыш – гектарыннан 60 тонна. “Бу – яхшы уңыш. Аңа ирешү өчен безгә 10 гектар кәбестәне җиңел, сулый торган материал белән ябарга туры килде. Ул яшелчәне иртәнге кыраудан ышанычлы саклады,” – дип сөйләде оешманың генераль директоры Г.Рязанов. Төмән кибетләренә бәрәңге эшкәртү заводы беренче продукциясен җибәрә башлады.

* * *

В регионе пройдет перепись населения. Өлкәдә халыкны исәпкә алуга әзерлек башланды. Ул 10 елга 1 тапкыр уздырыла, чираттагысы 2020 елның октябренә планлаштырылган. Халыкны исәпкә алу нәтиҗәсе бербөтен властьнең дәүләт органнары рәтләре, министрлык һәм ведомство өчен хезмәт документы булып тора. Регионны үстерү планнарын формалаштырганда кулланыла. Халыкны исәпкә алуда өч ысул белән катнашырга булачак: Бердәм дәүләт хезмәт күрсәтү порталында электрон анкета төзү, иҗтимагый урыннарда урнашкан электрон терминал, исәпкә алучы белән сөйләшү вакытында традициягә әверелгән анкета мәгълүматларын тутыру аша.

* * *

В 2019 году в Тюменской области отремонтируют 740 километров автодорог. Быел каты тышлау белән регионның 8 яшәү пунктын тәэмин итәргә планлаштырылган. Федераль казна акчасына мондый юл белән өлкәнең 13 яшәү пункты (1 506 кеше) тоташтырылган. 2018 елда 629 чакрым автомобиль юлына ремонт ясалган.

* * *

Тюменская область, Ямал и Югра будут развивать детский туризм. Россия Федерациясенең зур Төмән өлкәсенә кергән өч субъекты парламентарийлары балалар туризмы территорияләрен үстерү буенча бердәм проектны эшкәртәләр. Моның өчен депутатлар төрле туробъектларга, күренекле урыннарга баралар, туристик тармак экспертлары белән очрашалар. Регион буенча йөрүләренең максаты: балаларга кызык булган Ямал, Югра, Төмән өлкәсе көньягы экскурсион мөмкинлекләрне өйрәнү.

Өлкә газеталарыннан хәбәрләрне Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА туплады.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836