#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Зәңгәр күл сагышы

последние и лучшие новости искусства в мире

1959 нчы елның август ахыры... Олыкүл буенда урнашкан Биек авылы башлангыч мәктәбенә Тубыл педагогия училищесын яңа гына тәмамлаган яшь кыз килеп төшә. Сазлар аша, чемоданын йөкләп 18 чакрым араны җәяүләп үтәргә туры килә аңа. Башка юллар юк бит бу якларга. Мәктәптә җыештыручы булып эшләүче Тимербикә апаларга фатирга урнаша. Гаиләләре зур булса да, элек кешеләрнең күңелләре киң булган. Биек халкы бүгенгәчә кунакчыллыгы белән аерылып тора. Бу өйдә аны үз кызлары кебек кабул итәләр. Карты-яше аңа “апа” дип кенә дәшә. Ләкин биредә Җануфа апага озак эшләргә туры килми. Икенче уку елында ук аны Усак башлангыч мәктәбенә күчерәләр. Үзе шикелле үк яшь кызлар - Корманбикә һәм Хөсниҗамал белән дәртләнеп эшләп китәләр. Укытучы ул елларда мәктәп эшендә генә түгел, авылда барлык җәмгыять эшләрен җитәкләп баручы да, кичәләр оештыручы да була. Һәр бәйрәмдә докладчы да, концертлар куючы да.

Җиң сызганып, бөтен күңеле белән эшкә бирелеп китә яшь мөгаллимә. Шулай өч уку елы үтеп тә китә. Җануфа апа 24 нче майда уку елын тәмамлап, бөтенләйгә китәргә җыена. Көтмәгәндә, 4 нче май көнне, армия сафларында хезмәт итүче Булат абый Абушев отпускага кайтып төшә. Бер күрүдә гашыйк була аңа солдат егете. Җитмәсә, гашыйк булган кызы әнисендә фатирда тора бит. Булат абый үзе дә теләсә кемне үзенә каратырлык егет була – биек буйлы, зәңгәр күзле, сары чәчле, җор телле. Сүз эзләп кесәгә керә торганнардан түгел. Әле тагын бер елдан артык хезмәт итәсе калган солдатның. “Бу озын толымлы кыз мин кайтканны көтмәс”, - дип егет эшне бик кызу тотарга була. 9 нчы майда кечкенә туй үткәреп, өйләнешеп тә куялар.

1968 нче елда, мин бу авылга килгәндә, Булат абый колхоз рәисе, Җануфа апа инде сигезьеллык Усак мәктәбендә завуч булып эшли иде. Әтисенә охшап торган кызлары Гөлнара, уллары Артур бар иде. Аннары кечкенә кызлары Лилиан туды. Ул вакытта түрәләрнең өе тулы кунак, кечкенә балалар, кура тулы хайван, бакча. Барсына да өлгерә ул. Мәктәптә семинарлар, ачык дәресләр, бетмәс-төкәнмәс планнар, дәфтәрләр...

Соңгы елларда Җануфа апа татар теле һәм әдәбиятын укытты. Район, өлкә күләмендә үтә торган семинарларда да дәресләр бирергә туры килде аңа. Аның хезмәте күпсанлы грамоталар, Рәхмәт хатлары белән бәяләнде. 1988 нче елдан ул – хезмәт ветераны, 1991 нче елда - “Укытучы-методист” исеме бирелде. Җануфа апа Абушева эшләгән елларда татар теленең дәрәҗәсен төшермәде. Ападан соң аның эшен миңа дәвам итәргә туры килде. Завуч булып эшләгәнче, аның эш методикасын үзләштергән идем инде. Татар телен укытуда Җануфа апаны остазым дип саныйм.

Тормыш без теләгәнчә генә бармый бит ул. Шатлыгы да, кайгысы да читләтеп үтмәде апаны. 63 яшендә генә тормыш иптәше, гомер юлдашы кинәт кенә авырып дөньядан китеп барды. Чиксез иде апаның кайгысы. Ләкин әле бу соңгысы булмады. Моннан 4 ел элек улы Артур да фаҗигале үлем белән әнисен, гаиләсен калдырып мәңгелеккә китте. Бала кайгысын уртаклашырга, юатырга сүзләр генә җитәмени?!

Күл буенда урнашкан зур өен салкын кышларда җылытып яшәүләре кыен булганга, һәр көзне Җануфа апа кызлары янына Омск шәһәренә китә. Самолетлар оча башлау белән, май урталарында, авылга килеп тә җитә ул. “Сагынам, бик сагынам, кайтасым килә. Инде кайтсам, китмәм, ахрысы”, - дип шалтырата ул. Ләкин күчмә кошлардай, көз җитүгә, тагын да китә. Урамнан узган саен тукталып, апаның өенә моңаеп карап торам. Кайчан киләр дә, кайчан ишеге ачылыр дип.

Балалар үстергән йортыбыз, авылдашларыбыз, зәңгәр күлебез читкә китсәк, бигрәк тә сагындыра. Сагынуларына түзә алмыйча, апа күңелендә шигырь юллары туа.

Килә казлар, китә казлар
Олыкүл буйларыннан.

Беркайчан да китмәссең

Син минем уйларымнан.

Үрелеп-үрелеп үсә
Олыкүл камышлары.

Гомерем буйларына истә калыр

Аккошлар тавышлары.

13 нче июньдә Җануфа Гайният кызы Абушевага 80 яшь тулды. Ул әле дә атлап түгел, йөгереп йөри. Апага сәламәтлек, яшәү көче, озын гомер телим. Киек казлар, моңлы аккошлар кебек апага һәр язда авылыбызга кайтырга насыйп итсен. Минем теләкләремә күп санлы укучылары, коллегалары, авылдашлары да кушылалар.

Галия АБНАЗЫРОВА, Вагай районы, Усак авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836