Материалы

Жизнь замечательных людей күренекле шәхесләр Тимир Карманов

последние и лучшие новости искусства в мире

29-8Тимир Карманов - Яркәү районының күренекле укытучысы, Бөек Ватан сугышы ветераны. «Жизнь замечательных людей» (Күренекле шәхесләр). Автор-төзүче, мөхәррир Алишина Х.Ч. - Төмән: «Печатник» басмаханәсе, 2019.- 150 б.

Китап педагогик династиясенә нигез салучы, Төмән өлкәсе Яркәү районы, Яңа Кәешкүл мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы, Тубыл дәүләт педагогия институтының филология факультетын тәмамлаган Янтимир (Тимир) Әбделвәли улы Кармановның (1919-2009) тууына 100 ел тулуга багышлана.

Т.А.Карманов 1940 елдан алып 1945 елга кадәр хәрби хезмәттә була. II дәрәҗәдәге Ватан сугышы ордены, күп медальләр белән бүләкләнә. Япония белән сугыш вакытында Маньчжурия һәм Кореяны үтте, маньчжур һәм корея халыкларын япон милитаристларыннан азат итүдә катнашты.

22 нче пехота полкында хезмәт итә, аннары 25 нче армия штабыннан 39 нчы укчылар корпусы штабына күчерәләр. 1945 елда укытучы буларак демобилизацияләнә. 1945 елдан 1981 елга кадәр 36 ел дәвамында Яңа Кәешкүл мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли.

Тимир Әбделвәли улы үзенең аңлы тормышын халыкка хезмәт итүгә, балаларны тәрбияләүгә һәм укытуга багышлады. Тормыш иптәше белән сигез бала тәрбияләп үстергән. Балалары һәм оныклары педагогик белем алдылар, Төмән өлкәсенең төрле почмакларында укытучылар булып эшлиләр.

Басма Төмән өлкәсе мәктәпләрендә һәм югары уку йортларында татар мәгарифе һәм фән тарихы белән кызыксынучы киң катлам укучыларга адреслана. Рус телендә бастырыла.

Җаваплы мөхәррир филология фәннәре докторы, профессор Хәнисә АЛИШИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума