#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Июль 2020
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
29 30 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Безнең юбилярыбыз

последние и лучшие новости искусства в мире

29-2Бу көннәрдә “Яңарыш” газетасында 18 ел фидакарь хезмәт итеп, лаеклы ялда булган күренекле журналист, хезмәт ветераны, Россия журналистлар берлеге әгъзасы, эшләгән елларында социаль-икътисади мәсьәләләре буенча бүлек мөдире һәм профсоюз комитеты рәисе вазифаларын башкарып, газетада “Гаилә учагы”, “Иман” сәхифәләрен бик кызыклы, мәгънәле итеп алып барган Наилә Айсәтдин кызы Сафиуллина юбилейлы туган көнен каршылады. Ул 1955 нче елның 15 нче июлендә Тубыл районы, Янгутум авылында зур гаиләдә беренче бала булып туа. 8 класска хәтле Лаемтамак мәктәбендә укый, урта белемне Тубыл шәһәренең 15 нче мәктәбендә ала. “Яңарыш”ка ул зур тормыш юлын үтеп, олы тәҗрибә туплап килә.

Күңеле тарткан хезмәткә ул җиң сызганып керешә һәм милләтебезнең киләчәген кайгыртып, телебез, мәдәниятебез, динебез, тарихыбызны югалтмас, саклап калыр өчен бөтен халәтен биреп, янып-көеп эшли. Аны татар халкының һәм, әлбәттә, туган ягының чын патриоты дип атасак, бер дә арттыру булмас. Чөнки ул эшләгән дәверендә ерак сазъяк авылларында яшәүче якташларының авыр көнкүрешен “Яңарыш” битләрендә яктыртып бару белән генә чикләнми, халык кичергән әлеге проблемаларның чишү юлын эзләп, түрәләр ишегенә күпме шакыды. Кеше кайгысын үзенеке кебек күреп, дөреслекне җаны-тәне белән якларга, мохтаҗларга ярдәм кулын сузарга әзер торган, һәр проблеманың асылын дөрес аңлата белеп, үҗәтлеге, тапкырлыгы аркылы булган киртәләрне батыр үтеп һәр тотынган эшендә уңай нәтиҗәләргә ирешә барды. Газетага ул көн кадагына сугылган тирән фикерле, кызык эчтәлекле, үрнәк алырлык, тәрбияви көчкә ия булган матур мәкаләләр язды.

Аның һәр язмасына диярлек газета укучылары тарафыннан яхшы бәяләмә бирелә барды. Газетага язылу чорында ул барлык танышларын тырыша-тырыша, хәтта йортларына, эш урыннарына барып яздырды. Бу вазифаны ул, лаеклы ялда булуына карамастан, бүгенге көндә дә бик теләп башкара. Коллективта Наилә Айсәтдин кызына һәркем хөрмәт белән карый, аның акыллы, урынлы киңәшләренә колак салып, фикер алышып, әле дә тыгыз мөнәсәбәттә аралашып, хәлләр белешеп яшибез. Аның оста сөйләм теленә, тапкырлыгына, балаларча ваемсыз шаяртуларына, төрле кызыклы хәлләр уйлап табып, эшләр өчен уңай атмосфера булдыру осталыгына да чын күңелдән сокланабыз.

Бүгенге көндә Наилә Айсәтдин кызы тормыш иптәше Миңнәхмәт Шамил улы белән 8 онык һәм 1 нәбәрәләренә чын-чынлап сөенеп, шөкер итеп яшиләр. “Ходай язган язмышым белән бик канәгатьмен. Пенсиядә дә тормыш рәхәт икән әле. Хәзер өйдә утырырга өйрәндем. Шулай да редакциядәге эшемә, кызларга сагынам. Аллага шөкер, карантинны да исән-сау гына уздырабыз. Ураза вакытында иң кечесеннән кала бар оныгым да ураза тоттылар. Ифтарга килгәч, өйне яңгыратып азан кычкырып җибәрәләр, аять-сүрәләр укып, бергәләшеп изге теләкләр теләп, догалар кылдык. Согыд Гарәбстаныннан оныгым Мәрьям тормыш иптәше һәм кызлары Хәдичә белән җәйге каникулга кайттылар. Аларны каршылап, үзебездә кунак иттек. Әби кешегә бу бәхет түгелме ни?! Өйдә утыргач, бакчадагы яшелчә-җимешләрем, чәчкә-гөлләрем дә гөрләп үсәләр. Тавыкларым да караулы. Бала-оныкларымны, туганнар һәм дусларны тәмле ризыклар белән сыйларга да вакытым җитәрлек. Кыскасы, лаеклы ялымны рәхәтләнеп, тормышның - ямен, өй хезмәтенең - тәмен тоеп, күбрәк якыннарым белән аралашып уздырам. Яшем олыгайса да, күңелем барыбер 18дә әле!” - дип көлде Наилә Айсәтдин кызы.

Хөрмәтле каләмдәшебезне юбилейлы туган көне белән чын күңелебездән котлап, корычтай сәламәтлек, гаилә иминлеге, бәхетле, парлы озын гомер, җан тынычлыгы, күңел хөрлеге телибез. Киләчәктә дә бала-оныкларының, туганнарының җан җылысын тоеп, тормыш иминлегенә шатланып-сөенеп яшәргә Ходай насыйп итсен.

Киләчәгегез җырдай матур булсын!
Күтәренке булсын күңелегез.
Корычныкы булсын сәламәтлегегез.
Кояшныкы булсын гомерегез!

Яңарыш”лылар, “Әдәби Төмән” иҗат берләшмәсе әгъзалары.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836