Материалы

Яңалык

последние и лучшие новости искусства в мире

Жителям Тюменской области напомнили о штрафах за нарушение противопожарного режима. Төмән өлкәсендә яшәүчеләргә урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен 1 меңнән 2 мең сумга кадәр административ штраф яный. Моннан тыш, Төмән өлкәсенең урман комплексы хәбәр иткәнчә, янгынга каршы махсус режим шартларында урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен гаепле затларны административ җаваплылыкка тарту каралган. Гражданнарга 4 меңнән 5 мең сумга кадәр, вазифаи затларга (должностные лица) 20 дән 40 мең сумга кадәр, юридик затларга 300 меңнән 500 мең сумга кадәр административ штраф салына.

* * *

В пришкольных лагерях Тюмени младшеклассники отдыхают и получают новые знания. Күптән түгел ачылган Төмән өлкәсе мәктәпләре каршындагы лагерьлар программасына сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау гына кертелмәгән, ә юл йөрү кагыйдәләрен, янгын куркынычсызлыгын, суда һәм башка куркынычсызлык белемнәрне дә өйрәтәләр. Мәсәлән, Төмән районы, Винзили мәктәбенең “Солнечный” лагерында белемнәрне һәм күнекмәләрне файдалы үзләштерүгә зарядкага киткәнче тәрбиячеләр зур игътибар бирәләр. Балаларга кояшның 72 билгесе турында, кояш сукса нинди чара күрү, аннан ничек качу турында сөйләделәр.

* * *

Новый сорт огурцов выращивают в теплицах «ТюменьАгро». Теплица комплексының яңа мәйданында “Валигора” кыяр сортын утырттылар. 2019 елда кышкы теплицада үстерү өчен бу сорт Россия Федерациясе дәүләт реестрына теркәлгән. 2020 елның язында “ТөмәнАгро” Нариманово авылында теплица комплексының өченче чиратын кертте. Монда инженер коммуникацияләр белән ел дәвамында яшелчәләр үстерү өчен 17 гектар җир бирелде.

* * *

Тюменская область вошла в десятку трезвых регионов России. Ул Чечня, Ингушетия, Дагыстан, Кабардино-Балкар, Карачай-Черкес Республикаларыннан соң 6 нчы урынны били. Якындагы төбәкләр – Ямал-Ненец автоном округы һәм Курган өлкәсе бу рейтингта 75, 76 урыннарны, Ханты-Манси автоном округы – Югра – 41 нче урынны яуладылар.

* * *

Тюменские агропредприятия модернизируют производство. Төмән районында флагманнар арасында – “Боровская” кошчылык фабрикасы һәм “ПРОДО Тюменский бройлер”, шулай ук “ТюменьАгро” теплица комплексы. Өлкәдә бердәнбер “Рощинский” йорт куяннары үрчетү комплексында да реконструкция эшләре башланды. Быел йорт куяннары үрчетү хуҗалыгы җирлегендә бөртеклеләрнең яхшы уңышына исәп тоталар.

* * *

Агрохолдинг “Юбилейный” модернизирует очистные сооружения мясопереработки. 2020 елның май ахырында предприятие чистарту корылмаларының икенче чиратын төзүгә кереште. Бу чараның беренче этабы 2019 елның көзендә тәмамланды. Ул мәсьәләне өйрәнүне, объектны проектлауны һәм физик-химик чистарту блогын төзүне үз эченә алды. Быел агрохолдинг тарафыннан биологик фильтрация блогы төзеләчәк, ул молекуляр дәрәҗәдә мембран чистарту мөмкинлеге бирәчәк. Мондый югары чистарту дәрәҗәсе сулыкка химик матдәләр генә түгел, хәтта кайбер микроорганизмнар да эләгүгә каршы килә. Бу Төмән өлкәсе өчен уникаль технология.

Өлкә хәбәрләрен Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА әзерләде.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума