Материалы

Батырлар, атлар, гармуннар бәйрәме!

последние и лучшие новости искусства в мире

29-2Татарстан Республикасының Мөслим районында ХI Бөтенроссия авыл Сабан туе гөрләп узды. Мондый Сабантуй беренче мәртәбә Бөтендөнья татар конгрессы инициативасы белән 2010 елда Самара өлкәсенең Гали авылында үткәрелгән. Быел Татарстан җирендә беренче тапкыр уздырылды.

Ык елгасы ярындагы мәйданга 30 меңнән артык кунак җыелды. Россиянең 45 регионыннан 550 делегат катнашты. 18 министр, 48 оешма килгән.

Ачылу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов халыкны чын күңелдән бәйрәм белән котлады, уңышлар теләде. Тантаналы өлеш 5 мең урынга исәпләнгән амфитеатрда булды. Иң кызыгы – 100 гармун уйнады. Аларны ТАССРның 100 еллыгына махсус әзерләгәннәр. Боларның барчасын Россия халкы “Татарстан-Яңа гасыр” каналыннан телевизордан, “В Контакте” социаль челтәреннән интернеттан туры эфирдан карады.

Сабантуйда танылган артистлар, иҗат төркемнәре, ансамбльләр чыгышлар ясадылар. Мәйданда кызу көрәш барды, атлар чабышты, алдынгы хезмәтчәннәрне котладылар һәм башкасы. Нәтиҗәдә, көрәш буенча Сабантуйның абсолют батыры Татарстан вәкиле Ранис Гыйләҗетдинов булды, аңа “Лада Granta” автомобилен бүләк иттеләр.

Сабан туена Төмән өлкәсеннән делегация барды. Без бәйрәм турында якташларыбыздан фикерләрен сораштык.

Делегация җитәкчесе - Бөтендөнья татар конгрессының Төмән өлкәсендәге вәкиллеге рәисе Ринат Насыйров:

- Бәйрәмгә искиткеч нык әзерләнгәннәр, башка регионнардагы Сабантуйлар белән чагыштырып булмый. Безне бик җылы каршы алдылар. Пандемиягә каршы бөтен чаралар үтәлде: һәр кеше битлектә, дистанцияләр каралды, антисептик әйберләр тәэмин ителде. Алып барган бүләкләребезне тапшырдык. Мәсәлән, Кукмара районы бер йөкләмәне үтәсә, Мөслим, Актаныш районнары икенчесен башкарды. Тырыш, сәләтле, бердәм халык яши Татарстанда. Безнең өлкәдә дә Ямбай авылындамы, башкасындамы Россия күләмендә Сабан туен шулай шаулатып уздырсак иде. Бу бит рухи тукландыра, милләтне үстерә. Атлар чабышын, көрәшне яратып күзәттек. Безнең “Пышны” ансамбле егетләре үзләрен сынатмадылар, чыгышларын халык сокланып карады. Оештыручыларга зур рәхмәт.

“Пышны” ансамбле җитәкчесе Чәгъфәр Касыймов:

- Сабантуй гаҗәеп югары дәрәҗәдә үтте. Татарстан халкының бик яхшы, мул яшәвенә таң калдык. Ансамбльдә 4 ир кеше бардык, бөтен осталыгыбызны күрсәттек. Безне һәр җирдә оештырып, Ринат Хәмзиевичның ярдәмчесе Зилә Юсупова озатты.

20 меңгә якын халкы булган Мөслим авылына кунаклар сыеп бетмәде, безне кунарга 30 чакрым ераклыктагы Бүләк авылына алып бардылар. Авыл халкы нык кунакчыл: мунчалар кертеп, табыннар корып, концертлар куеп озатып калды. Бүләктә күп терлек асрыйлар икән, йортлар төзек, заманча бизәлгән, яшеллеккә күмелгән.

Мөслим районы хакимияте башлыгы Рамил Муллин акыллы, гадел, энергияле егет. Монда без гимназиягә, балалар бакчасына, мәчеткә бардык. Яңа җирдә булсаң, һәр әйбер кызыклы, күбрәк тәҗрибә, файдалы мәгълүмат тупларга тырышасың. Татарстан җиреннән канәгать булып, яңа кешеләр белән танышып рухи баеп кайттык. Конгрессның Төмән өлкәсендәге вәкиллеге рәисе Ринат Насыйровка зур рәхмәтебезне белдерәбез.

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума