#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Июль 2022
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 29 30 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Догаларыбыз кабул булсын

последние и лучшие новости искусства в мире

29-1Корбан бәйрәме уңаеннан гает намазлары Тубыл шәһәре мәчетләрендә узды.

9 нчы июль көнне төбәк Диния нәзарәте мөфтие, Тубыл шәһәренең Җәмигъ мәчете имамы Ибраһим хәзрәт Сухов Россия Президенты Владимир Путинның котлау хатын укыды, Төмән өлкә губернаторы Александр Моорның, шәһәр башлыгы Максим Афанасьевның котлау-теләкләрен гает намазына килүчеләргә җиткерде. Мәчетләрдә Корбан гаете вәгазьләре яңгырады, гает намазлары укылды. Хәзрәт мөселман кардәшләренә күңел тынычлыгы, иман байлыгы, бәрәкәтле озын гомер, имин тормыш, сабырлык, сәламәтлек теләде.

Тубыл шәһәренең тарихи мәчете хәзрәте Фәннур Казыймов: «Аллаһының изге әмере - һәр мөселман кеше көтеп алган Корбан бәйрәме көннәрендә шәһәр мәчетләрендә дин юлында хезмәт итүчеләр корбан чалучыларга ярдәм иттеләр. Корбан чалган якташларыбыз итне туганнарына, мохтаҗларга, якыннарына тараттылар, үз гаиләләрендә Коръән ашлары үткәрделәр», - дип сөйләде.

10 нчы июльдә шәһәрнең «Синтез» мәдәният һәм сәнгать үзәгенең концертлар залында Корбан гаетенә багышланган чараны Фәннур хәзрәт Казыймов Коръән аятьләре белән башлады. Шәһәр татарлары милли-мәдәни автономиясе рәисенең урынбасары Нурилә Шамратова, себер-татар мәдәният үзәге җитәкчесе урынбасары Наил Янишев тамашачыларны бәйрәм белән котладылар.

Бәйрәм сәхнәсеннән тамашачыларны рухландырып танылган җырчылар - Хәсән Хучашев, Айгөл Арипова, Айгөл Корбанова, Галәмгөл Тимирова, Роза Яхина, Сабрина Тагаева, Илтус Уразмәмәтов һәм Лариса Җәмилова дуэты, «Яшьлеккә сәяхәт», «Себер нурлары» ансамбльләре башкаруында җырлар яңгырады. «Мирас» бию ансамбле (җитәкчесе Мөнәвәрә Андрущик) башкаруында биюләр тамашачыларны илһам дөньясына алып барды. Бәйрәм сәхнәсеннән Рушан Гыйззәтуллин һәм Римма Шәриповага Тубыл шәһәре себер татарлары автономиясенең Рәхмәт хатларын тапшырдылар.

Корбан гаетенә багышланган бәйрәм чаралары, декоратив-гамәли сәнгать осталарының күргәзмәләрен зур әзерлек белән оештырып, матур үткәрделәр.

Римма УМИТБАЕВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836