#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Июль 2022
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 29 30 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Мордовиядә халык гадел, кунакчыл”

последние и лучшие новости искусства в мире

29-21-2 июль көннәрендә Мордовия Республикасының Ләмберә районы, Аксюн авылында ХII Бөтенроссия авыл Сабан туе уздырылды. Сабантуйга Россиянең 30дан артык регионыннан, шулай ук Мордовиянең барлык районнарыннан кунаклар килде. Ачу тантанасында Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов, Мордовия башлыгы Артем Здунов катнаштылар.

Төмән өлкәсеннән дә шушы авыл Сабан туена делегация барды. Без делегация әгъзасы - Ялутор районы, Аслана татар мәдәният үзәге директоры Илчан Хөснетдиновтан Сабан туе турында тәэсирен сорадык.

- Төмән өлкәсе делегациясен Бөтендөнья татар конгрессының Төмән өлкәсе вәкиллеге җитәкчесе ярдәмчесе Зилә Юсупова җитәкләде. Юл чыгымнарын «НПО Арктикпромизыскание» оешмасы генераль директоры Реваль Хөснетдинов түләде. Тубыл шәһәренең себер-татар мәдәният үзәгеннән җырчы Хәсән Хучашев, «Ак калфак» өлкә татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы әгъзалары Рузилә Илчегулова, Лилия Габдуллина, Римма Вәлиева бардык.

Безгә куратор Алексей Бабаевны билгеләделәр. Ул безне бөтен җиргә йөртте. Кунакханәдә яшәдек, Саранск шәһәрендә музейларга кердек.

Моңа кадәр Мордовиядә булганым юк иде. Аксюн авылында борынгы өйләр янына яңалары төзелгән. Бөтен җирдә искиткеч чисталык, бигрәк матур яклар.

Сабантуйда дүрт сәхнә эшләде, берсендә Хәсән Хучашев белән чыгышлар ясадык. Халык гади, кунакчыл, безне зур алкышлар белән каршы алды. Мәйданнарда спортчылар, сәнгать осталары ярышты, ат чабышлары үткәрелде, милләттәшләребез ихлас күңел ачты. Раил Нургалиев исемле егет абсолют батыр калды. «Лада Гранта» ачкычын Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров тапшырды. Моннан тыш егеткә тәкә һәм Сочи курортына путевка бирделәр.

Сабантуйдан гаҗәеп яхшы тәэсирләр белән кайттым: яңа кешеләр белән таныштым, гүзәл җирләр күрдем, милләтебезнең бай тарихы, мәдәнияте тагын бер тапкыр үзенә җәлеп итте, сокландырды. Оештыручыларга зур рәхмәт, - дип сөйләде Илчан Миннегалим улы.

Киләсе елга Бөтенроссия авыл Сабан туе Әстерхан шәһәрендә булачак. Мордовия башлыгы бәйрәм эстафетасын Әстерхан өлкәсе хакимияте башлыгы Павел Паутовка тапшырды.

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836