Яңалык

последние и лучшие новости искусства в мире

В Тюменской области построят элеватор с возможностью хранения до 200 тысяч тонн зерна. Төмән өлкәсе губернаторы Александр Моор Петербургта үткән халыкара икътисад форумында «Коры җирдәге яңа ашлар коридоры» компаниясе белән килешү төзеде. «Безнең ярдәм белән инвесторлар Төмән өлкәсендә линияле элеватор төзергә җыеналар, анда берүк вакытта 200 мең тонна бодай сакланачак», - дип сөйләде губернатор.

* * *

Сельхозкооперативы закупают у жителей юга области порядка 40 тысяч тонн продукции. Бүгенге көндә авыл хуҗалыгы кооперативлары Төмән өлкәсенең 72 % территориясендә яшәүчеләргә хезмәт күрсәтәләр. Ел саен халыктан чама белән 40 мең тонна продукция сатып алалар. 2021 елда авыл халкы кооперативларга 36,1 мең тонна сөт, 1,8 мең тонна ит, 168 тонна бәрәңге һәм яшелчә, 5 тонна кыргый үсемлекләр тапшырган. Регионда төрле юнәлештә барлыгы 123 кооператив эшли.

* * *

Александр Моор проверил строительство важных объектов в Тюмени. Губернатор Александр Моор Төмән буенча инфраструктур һәм социаль объектларны төзүне карап чыкты. Бөтен җирдә эшләр план буенча бара, кайберләрендә вакытыннан алда үтиләр. Ямальский–2 микрорайонында балалар бакчасы төзелә. Монда 3 катлы бинада 550 урынга 24 төркем урнашачак. Ясле яшьтәге балаларга да исәпләнгән. Яңа Патрушево микрорайонында 1200 урынлык мәктәп төзелә. Губернатор шулай ук Алебашево-Дружба-Мельникайте – Түре елгасы-Яңа Патрушево-Московский тракт кварталларындагы өч юлның төзелешен карады. Эшләр белән риза булды.

* * *

Тюменская область передала школам Краснодона более 2500 книг. Донбасс халкы, аеруча мәктәп укучылары рус әдәбияты һәм әсбапларга мохтаҗ. Март-май айларында гуманитар ярдәм составында Төмәннән Донбасска 8000 китап озатылды. Беренче чиратта – балалар әдәбияты.

* * *

В Ялуторовске установлены первые комплексы фотовидеофиксации. Эшләр «Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар» милли проекты кысасында «Ростелеком» компаниясе тарафыннан үтәлде. Инде дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре реаль вакыт режимында шәһәр юлларындагы хәлләрне күзәтә алачаклар. 2022 елның июль азагынача Ялуторда тагын бер мондый фотовидеофиксация комплексы урнашачак.

* * *

В этом году в лагерях Тюменской области отдохнут 250 тысяч детей. Аларның 40 меңнән артыгы балалар лагерьларында, үзәкләрендә ял итеп өлгерделәр дә. Төмән өлкәсенең авыр яшәү шартларында булган 4 меңнән артык баласына түләүсез путевкалар бирелде. Балалар кэшбэгы федераль программа буенча 7 меңнән артык путевка реальләштерелде. Бу сезонда регионда 650 шәһәр читендәге үзәкләр, палата лагерьлары, көндезге лагерьлар балаларны кабул итә.

Өлкә хәбәрләрен Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА әзерләде

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума