Бу санда 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2025
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
31 1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 1 2 3 4

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Аның күңеле һәркем өчен ачык

последние и лучшие новости искусства в мире

Авылдашыбыз Нәркизия Әхтәриева 1954 елның 19 июлендә Яркәү районы, Язевка участогында күп балалы Мансура апа һәм Фәрит абый Тилмөхәмәтовлар гаиләсендә тугыз баланың җиденчесе булып дөньяга килә. Новостройка поселогында мәктәпне тәмамлагач (хәзерге вакытта бу поселок та, Язевка участогы да юк инде), Төмән шәһәренең 13 нче һөнәри училищесына тегүчелеккә укырга керә. Укып бетергәч, хезмәт юлын шәһәрнең тегү фабрикасында башлый. Ялларында Киндерле авылында укытучы булып эшләгән Рәшидә апасына кайтып йөри. Бер кайтканында армия сафларыннан ялга килгән Әмир исемле егет белән таныша. Ул хезмәтен бетереп кайткач, 1972 елның январендә алар кавышалар, ә март аенда туйлары була. Аларның атлар җигеп, гармуннар уйнатып авыл Советына язылышырга барганнары әле дә исемдә. Яшьләр Әмир абыйның әнисе, җиде яшьлек сеңелесе белән бергә яши башлыйлар. Әмир абый колхозда механизатор, ә Нәркизия апа башта почта таратучы, аннары мәктәптә пешерүче булып эшли.

29-31

Бер-бер артлы бер егет һәм дүрт кыз туа. Балалар ике әбиләре мәхәббәтенә төренеп үсәләр. Бүген барысы да үз гаиләләрен корганнар, кайберләре инде үзләре әби-бабай булганнар. Эляна белән Нүризә гаиләләре белән Төмән шәһәрендә, Рания гаиләсе белән район үзәгендә, ә Раиф белән Диана туган авылларында төпләнделәр. Бүгенге көндә Нәркизия апаның 15 оныгы, 4 оныкчыгы бар. Ул аларга ягымлы, яраткан, бар яктан да үрнәк әни, дәү әни була белә, аларны бар назын, йөрәк җылысын биреп тәрбияли. Балалар үзара дус, бер-берсенә һәрвакыт терәк булып, ярдәмләшеп яшиләр. «Мин балаларыма Ходайдан бәхетле гомерләр, тәүфыйк, сәламәтлек сорыйм. Гомерләре кешеләргә игелекләр, шәфкатьлелек кылып үтсен, күңелләре саф, иманлы булсын, бер-берсе белән дус, тату яшәсеннәр», – ди Нәркизия апа.

Тормыш булгач, төрлесен кичерәсең. Авырлыклар, югалтулар, күңелсез мизгелләр куанычлар белән үрелеп бара. Утыз биш ел бергә гомер иткән тормыш иптәше вафат була. Авыр булса да, Нәркизия апа үзендә көч табып, балаларына таянып, аларның уңышларына сөенеп яши. Авыл мәчетендә үткәрелгән чараларда ярдәм итә. 2013 елдан «Киндерле кичләре» ансамбленә йөри. Ул бик актив, нәфис сүз остасы буларак, төрле чараларда катнаша.

Нәркизия апа сабыр, олы җанлы, кунакчыл, ярдәмчел, ачык йөзле, иркен күңелле, тормыш яратучан кеше. Аның йортында һәрвакыт шатлыклы бала-чага тавышы, дус-туганнары, күршеләре. Барчасын да ул якты йөз белән каршы ала, тәмле чәйләре, камыр ашлары белән сыйлый. Күршеләре аны бик яраталар, хөрмәт итәләр. Каенсеңелесе Физалия Нәркизия апага рәхмәтләрен укып: «Апа минем иң якын, әнием урынына калган кешем. Ул һәрчак булышып, ярдәмләшеп тора. Кайчан гына кайтсак та, апаның капкалары ачык, өстәле мул. Иң мөһиме – аның күңеле һәркем өчен иркен, киң».

Нәркизия Фәрит кызы - хезмәт ветераны, күп санлы грамоталарга ия һәм 2012 елның 3 маенда «Ана даны» медале белән бүләкләнде.

Хөрмәтле Нәркизия апаны 70 яшьлек юбилее белән котлап, шатлык-куанычларга төренеп яшәргә язсын Ходай.

Фәния ТӨХВӘТУЛЛИНА,
Түбән Тәүде районы,
Киндерле авылы.

Рәсемдә: Нәркизия Әхтәриева балалары, оныклары белән.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836