Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Кеше үзе язмышының ничек булачагын, аны алда нәрсә көткәнен, сынауларны белми. Мәсхүд Мөкминов турында күп язылган. Аның язмышы бик уңышлы килеп чыкты. Гаиләдә 7 бала, 18 онык һәм хәзерге вакытта 36 оныкчык һәм бер оныкчык баласы үсә. Соңгы 20 елда ул Яркәү районы, Тархан авылында имам вазифасын үтәгән, авылдашлары әле дә яхшы сүз белән искә ала, беркем дә аның турында начар сүз әйтми. Ул 2011 елның маенда вафат була, әмма балалар һәм оныклар ел саен июль аенда - бабайның туган көнендә бергә җыелырга карар итәләр. Бу оныкларның гаилә традициясенә әверелде. Әти-әниләре истәлегенә быел балалар һәм оныклар капканы яңартырга, тимердән койма ясарга, түбәсен ябарга, йорт эчендә, мунчада ремонт ясарга карар иттеләр. Бу зур эш оныкларының матди ярдәме белән башкарылган. Шулай ук Свердловск өлкәсенең Рефтинский бистәсендә яшәүче Рәсимә Мәсхүд кызы да зур ярдәм күрсәтте - түбә өчен тимер бүлеп бирде. Хәмит Алишин йорт эчендә яңа мич салды, эчке эшләрне ремонтлауда ярдәм итте. Без матди һәм физик ярдәм күрсәткән һәркемгә рәхмәтле. Ата-аналар үзләренең йортлары күзәтү астында, исән-сау булуына шатлансыннар. Балалар һәм оныклар авылга килгәч, шунда ук зиратка баралар, әти-әниләрен хөрмәтлиләр. Бу традиция бездә Гаилә елында гына түгел, ә 10 елдан артык дәвам итә.
Тагын да бала чактан авыру Валерьян Мәсхүд улына утын алырга ярдәм сорап без Төмән өлкәсе Думасы депутаты Александр Онохинга мөрәҗәгать иткән идек. Аның сәламәтлеге буенча утын әзерләү һәм сатып алу мөмкинлеге юк, чөнки акчаның күп өлеше азык-төлек, дарулар сатып алуга һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә тотыла. Иске Александровка авыл җирлеге башлыгы Рәисә Курмашевага, социаль эш буенча белгеч Нина Киришевага, Хәнисә һәм Хәмит Алишиннарга, Яркәү районы башлыгы Евгений Золотухинга ярдәмнәре өчен чиксез рәхмәтлебез. Александр Николаевич матди ярдәме белән Яңа Атьял авылыннан ике машина утын китерелде. Инвалид абыйны кышка утын белән тәэмин итү өчен миңа күпме кешене борчырга туры килде.
Апасы, педагогик хезмәт ветераны Наилә ВАҺАПОВА,
Яркәү районы, Тархан авылы.
Рәсемдә: Мөкминовлар гаиләсе.