Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Өлкәбез яшьтәше, хезмәт ветераны, Тубыл районы Үләртеш авылында яшәүче Нурҗиһан Айтнякова быел 80 яшьлек юбилеен каршылый. Аның тормышы, гомере һәм хезмәт юлы безнең төбәк белән бәйле. Әнисе Таһирә Раенбакиева Вагай районының Коллар авылында туып-үсә, әтисе Туктасын Дәүләтбакый улы Хуҗайлан авылыннан. Әтисе сугыштан авыр яраланып кайтып, төзәлмәс яралардан 1955 нче елда вафат була. Раенбакиевлар 5 кыз тәрбияләп үстерәләр.
Анчинан, Нурҗиһан, Мәймүнә, Мәдинә, Хәят, Мәймүнә бик иртә дөнья куя. Өлкән яшьтәге әби-бабаларыбыз хәтер сандыкларында сакланган истәлекләрен балаларына, оныкларына сөйлиләр, авыр елларны искә алалар. Бүгенге көндәге өлкәбездәге үзгәрешләргә, мул тормышка сөенеп яшиләр. Нурҗиһан Хуҗайлан авылында мәктәпне тәмамлый, тормышка чыгып, яшь гаилә Түбән-Варта шәһәрендә төпләнеп яши. Шәхси тормышындагы үзгәрешләр, бер-бер артлы туган 6 баланы үстерү җиңел булмагандыр. Зур төзелеш оешмаларында штукатурчы–буяучы булып эшләгән Нурҗиһан апага тормыш дилбегәсен үзенә тартып алып барырга туры килә. Авыр эштән курыкмыйча эшли, чөнки балаларны тәрбияләргә, үстерергә, аякка бастырырга кирәк була. Күп балалы гаиләгә төрле авырлыклар күрергә туры килә. Лаеклы ялга чыккач, хезмәт ветераны авылга күченә. Бала кайгысын күргән, тормыш иптәше дә вафат булган өлкән яшьтәге апаның сәламәтлеге яхшылардан булмаса да, ул оптимист рухлы кеше. Үткәннәрне искә алып, хатирәләре белән уртаклашып яши якташыбыз: «Тормыш китабым бик калын. Гомер юлыбыз шатлык-куанычлары, аяныч очраклары, уңышлары белән үрелеп барды. Балачак һәм яшүсмер еллар ачлык һәм җитешсезлек елларга туры килде. Авыр, куркыныч сугыш һәм сугыштан соңгы еллар онытылмый. Өскә кияргә рәтле кием юк, аякта чабата булды. Күпләрнең туйганчы ашарга икмәге, бәрәңгесе дә булмады. Сәламәтлегебезгә ачлык еллары, авыр тормыш зур зарар китерде. Сугыштан соң да тормыш авырлыгы әле озакка сузылды. Хатын-кызлар авыр хезмәтне, ирләр эшен эшләдек. Әниләребез иртәдән кичкә кадәр колхоз эшендә булдылар», - дип искә алды. Бүгенге көндә өлкән яшьтәге бертуганнар шатлык-кайгыларны уртаклашып, аралашып яшиләр. Хезмәт ветераны Анчинан апаларының 85 яше - гомер бәйрәмендә бертуганнар Нурҗиһан, Мәдинә, Хәят милли ризыклар тулы табын артында җыелышып хатирәләре белән уртаклашып, догалар укып, теләкләрен юлладылар. Төмән өлкәсендә төзелеш эшләрендә эшләп үзенең нәтиҗәле хезмәте белән хөрмәт казанган гади, тырыш якташларыбыз рәхмәт сүзләренә лаек.
Римма УМИТБАЕВА.
Рәсемдә: Хәят, Нурҗиһан, Мәдинә Раенбакиевалар.