Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Түбән Тәүде районы, Чугунаево авылы мәдәният йортында «Корбан бәйрәме айларында татулашыйк, берләшик» дип исемләнгән концерт үтте. Көн шундый матур иде, күрше Эске авылыннан да концерт карарга килүчеләр булгач, халык бик күп җыелды. Махсус ясалган сәхнә, куелган урыннарга утырып саф һавада татар моңнарын тыңлап ял иттек. Түбән Тәүде мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Зөбәрҗәт» (җитәкчесе Эльвира Голубева) халык җыр ансамбле һәм җирле «Ак каеннар» (Ольга Смирнова) җыр ансамбле катнашындагы матур концерт башыннан ахырынача саф татар телендә генә барды. Ике сәгатьтән артык татар җырларын тыңлап кәефләребез күтәрелеп, күңелләребезгә рәхәтлек иңде. Киләчәктә дә алар безне җанга ятышлы татар җырлары белән куандырып торырлар дигән өмет белән аларга рәхмәтебезне белдереп, иҗади уңышлар, олы казанышлар телибез.
Рәхимҗан МУЛЛАКОВ, Түбән Тәүде районы, Эске авылы.
Рәсемдә: бәйрәм концертында.