Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Бәйрәмне Төмән өлкәсе мөселманнары дини идарәсе, «Яңавыл» җирле мөселман дини оешмасы, «Әл-Манар» волонтерлар хәрәкәте оештырды. Балаларга «Татар мәдәнияте мирасы» клубы әгъзалары уеннар һәм конкурслар белән мәйданчык булдырдылар.
Парфеново районында урнашкан Яңавыл элек татарларның шәһәр яны торак пункты булган. Бәйрәм узган гасырда мәчет урнашкан территориядә үтте. Хәзер аның бернәрсәсе дә калмаган, диярлек. Ләкин мәчет турында истәлек җирле халыкның күңелендә яши. Шуңа күрә бу урын бүген дә өлкән һәм яшь буынны, дини һәм иҗтимагый оешмаларны берләштерә. Иман итүчеләр бу урында кабат азан яңгыраячак, догалар һәм гыйбадәтләр башкарылачак дип хыялланалар.
ВКонтактедагы “Информационно-просветительский портал «Аль-хакк» төркеменнән алынды.
(Гөлнур Вәлиева тәрҗемәсе).
Рәсемдә: бәйрәм барышында.