#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Иң яхшы хезмәткәр тубылда яши

последние и лучшие новости искусства в мире

3-1Тубыл егете Руслан Теляев бөтенроссия “Социаль хезмәт күрсәтү оешмасының иң яхшы хезмәткәре” бәйгесендә җиңү яулаган.

36 яшьлек егетнең “Эшендәге иҗадилык өчен” махсус премия” номинациясендә алдынгылардан булуы юкка гына түгел. Руслан инде 11 ел буе Тубыл шәһәренең халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә хезмәт терапиясе буенча инструктор булып эшли. Көн саен инвалидлар, пенсионерлар, авыр тормыш шартлары булган балалар белән аралаша, төрле декоратив-кулланма иҗат белән шөгыльләнә. Тубыл пединститутының сынлы сәнгать графикасы факультетын тәмамлаган егеткә тасма белән чигү, газетадан кәрҗиннәр һәм башкасын ясау бер дә кыен түгел.

Р.Теляев гел эзләнүдә, яңа юнәлеш, методика, техникаларны өйрәнә. Гел курсларда белемен үстерә, яңа һөнәрләр үзләштерә: инвалидлар арасында начар ишетүчеләр дә очраганга сурдотәрҗемәче белгечлегенә укыган. Төрле шәһәрләрдә үткән мастер-классларга еш бара. Интернетта эзләнә, җирле осталар янында тәҗрибә туплый.

Яңа шөгыльне, методиканы өйрәткәндә үз янына олысын-кечесен туплый белә. Һәркайсының кызыксынуларын игътибарга алып, кәефләре турында сорашып, аларны борчыган мәсьәләрне хәл итәргә булышып эш итә бу тырыш егет. Аның янына пенсионер-волонтерлар да еш киләләр. Русланнан өйрәнгәннәрен башкаларга аңлаталар.

Элек социаль юнәлештә эшләрмен дип уйлап та карамаган ул, хәзер инде изге шөгылен шулкадәр яратып башкара, аннан башка үзен күз алдына да китерми. Ә инде, бөек шагыйребез Габдулла Тукай әйткәнчә, “эшкә бирсәң чын күңел, эш агачы һәрвакытта бик юмарт китерер җимеш”.

Әнисе Мәдинә ханым (рәсемдә улы белән) олы улының кечкенәдән үк ярдәмчел, сеңелләренә, туганнарына игътибарлы, ихтирамлы булуы турында яза. “Апасы Рәмзиянең ике баласы үсеп килә, Җәмилә Түбән Кама шәһәрендә яши, кияүдә. Руслан белән төрле темага сөйләшергә мөмкин. Мораль яктанмы, матди ярдәм кирәкме – Руслан һәрвакыт булышырга әзер. Мин аның өчен бик шат һәм аңа бик рәхмәтле. Ул киң күңелле егет, бүләкләр бирергә бик ярата”, - дип сөйләде Мәдинә апа.

Милләттәшебезнең Россия күләмендә зур уңышларга ирешүе белән горурланабыз, аны чын күңелдән җиңүе белән котлыйбыз.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836