#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Яңалык

последние и лучшие новости искусства в мире

В Ярковском районе строится крупный молочный комплекс. “Междуречье” агрофирмасы Яркәү районында яңа сөт комплексын төзи. Проектны гамәлгә ашырудан соң монда 120гә якын яңа эш урыны барлыкка киләчәк. Комплекс 1 мең 800 фуражлы сыерга һәм шуның кадәр яшь танага исәпләнгән. Ул тулы куәткә чыкса, монда елына 14 мең тонна сөт җитештереләчәк. Бүгенге көндә 5 сыер абзары төзелде, терлек азыгы складында төзү-монтаж эшләре тәмамланды һәм башкасы.

* * *

Кабинеты раннего выявления онкозаболеваний появились в тюменских поликлиниках. Төмәннең 2нче поликлиникасында онкологлар рак авыруын алдан ачыклау буенча яңа кабинетның эшен тикшерделәр. Табибларны регионда рак авыруы белән авыручылар санының күп булуы борчый. Элекке кабинетларда ракның башлангыч чорын ачыклау өчен өзлексез (поточная) массалы системалар юк. Кешене тулысынча дәвалау өчен бу системалар мөһим. Барнаульская урамындагы стационарда ике операция ясау бүлмәсе ачылды. Эндоскопик җиһаз ярдәме аша монда көн саен дистәләгән пациентны кабул итәчәкләр. 50 яшьтән арткан һәр дүртенче пациентта иртәнге чордагы онкология авыруы табыла һәм шеш тиз рәвештә алына.

* * *

Заболеваемость ВИЧ-инфекцией снизилась в Тюменской области впервые за 12 лет. 2017 елда алынган мәгълүматлар буенча, 2016 елга караганда авырулар саны кимегән. 2016 елда ВИЧ йоктырган - 935, 2017 елда 801 төмәнле ачыкланган. Кимү өч ел рәттән күзәтелә. Моны белгечләр ВИЧ авыруына халыкка тест үткәрү белән бәйле дип исәплиләр. ВИЧ авырулы балага узган хатын-кызларның да саны 22,5%ка азайды.

* * *

В Тюменской области откроются новые детсады и школы. Социаль объектлар Төмән, Тубыл, Ялутор, Заводоуковск шәһәрләрендә төзеләчәк. Өлкә үзәгенең “Ямальский-2” микрорайонында 1 сентябрьдә 1,2 мең укучыга исәпләнгән мәктәп ачылачак. 2018 ел азагында “Тюменский-2” микрорайонында 550 урынлык балалар бакчасы үзенең ишеген ачачак. “Суходолье” микрорайонында да мәктәп салуны дәвам итәләр. Тубылның 15нче микрорайонында 1,2 балага исәпләнгән яңа мәктәп, 550 урынлык балалар бакчасын төзү планлаштырылган. Ялуторның “Новый” микрорайонында 900 урынлык белем йорты салыначак.

* * *

Упоровские фермеры решили выравнивать поля по европейской технологии. Хуҗалыкның планында – туфракны тигезләү исәбенә гектарыннан рекордлы уңыш – 100 тонна бәрәңге алу. “КРиММ” агрофирмасы җитәкчесенә мондый идея тәҗрибә белән бүлешү өчен Голландия һәм Германиягә барып кайткач килә. “Аларның ферма хуҗалыкларындагы чәчү мәйданнарының үзенчәлекле булуы – бердәм микроклимат төзү. Кырларны эшкәртү процессын тикшерү белән компьютер системасы шөгыльләнә. Европадагы кебек мондый технологияне кулланып уңышны гектарыннан 100 тоннагача күтәрергә планлаштырабыз. Моның өчен яңа техника кайтарылды,” - дип сөйләде агрофирма директоры Г.Рязанов.

Өлкә газеталарыннан хәбәрләрне Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА туплады.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836