Балалары игътибарына шатланып

последние и лучшие новости искусства в мире

3-1Вагай районында ветераннарны тормышларындагы мөһим даталар белән котлау матур традициягә әверелде. 15 январь көнне Селәс авылында яшәүче тыл ветераны Хартинә Сәйбулла кызы Сәитовага 90 яшь тулды.

Ул колхозчыларның күп балалы гаиләсендә өченче бала булып туа. Х. Сәитованың балачагы, сугышка кадәрге барлык балаларныкы кебек үк, бик тиз үтеп китә. Гаиләдә җитешлек булмый, әмма ачлыкны да тоймыйлар. Озак укырга туры килми, нибары 4 сыйныфны тәмамлый. Хезмәт эшчәнлеге иртә башлана. Яшүсмер яшьтәшләре белән бергә колхозда эшли башлый. Җәен сарыклар, атлар, казлар, үрдәкләр көтә. Чәчү вакытында тракторларга су ташый, ә кич белән әнисенә хуҗалык эшләрендә булыша. Сугыш вакытында балалар авыр колхоз эшләрендә фронтка китүчеләрне алыштыралар. Шулай итеп аларның балачаклары кинәт кенә тәмамлана.

Җиңү килә. Әбүбәкер Сәитов бу ягымлы, тырыш кызны күреп, гаилә корырга тәкъдим ясый. Икесе дә колхозда эшлиләр, биш бала үстерәләр. Әмма Әбүбәкер Фәтхулла улы 46 яшендә вафат була. Хартинә апага балаларны берүзенә күтәрергә туры килә. Барысын да яхшы кешеләр итеп тәрбияләгән, укыткан. Ул гомере буе башта колхозда, аннары «Смена» совхозында пенсиягә чыкканчы сыер савучы булып эшли.

Озак еллар намуслы хезмәте өчен Хартинә Сәитова күпсанлы Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнә, «Хезмәт ветераны» исеме бирелә. Ул - тыл хезмәтчәне, Бөек Ватан сугышы ветераны. “1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы чорында фидакарь хезмәте өчен”, юбилей һәм ана булган өчен медальләре бар.

Бүген Хартинә әби балаларының кайгыртучанлыгы, игътибары һәм яратуына шатланып туган авылында кызы Нәфисә гаиләсендә яши, 11 оныгы һәм 8 оныкчыгы бар. Юбилей көнендә Сәитовлар нәселенең 4 буыны бәйрәм өстәле артына җыелды. Юбилярны район, җирле хакимият һәм халыкны социаль яклау вәкилләре котлады.

Фатыйма ВАБИЕВА, Вагай авылы.
(Гөлнур В
ӘЛИЕВА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума