Беренче көннән “Яңарыш” укучы Фәүзия апа

последние и лучшие новости искусства в мире

3-2Газетаның тиражы соңгы вакыт бик мактарлык булмаса да, аны беренче көннәреннән үк яздырып, яратып укучылар күп. Әгәр инде өлкәбездәге бердәнбер татар газетасын яздырып алдырмасак, ничек үзебезне без татар милләтеннән дип әйтә алабыз? Шуңа карамастан, арабызда әле күпләр газетага игътибар итмиләр, яздырмыйлар - укымыйлар. Нәтиҗәдә без нәрсә күрәбез? Балалар, хәтта, авылларда да татарча сөйләшми, киләчәктә безне нәрсә көтә? Ана телебездән мәхрүм калуыбыз мөмкин, Аллаһы сакласын!

Фәүзия Хәсән кызы Мәннапова Яркәү районы, Карбан авылында туып-үскән, аңа хәзер 74 яшь, иптәше Африкан Фәрит улы белән ике кыз тәрбияләп үстергәннәр, кызлар икесе дә югары белемле, 4 оныклары да бар.

Мәннаповлар гаиләсе инде 40 ел чамасы Төмән шәһәрендә яши. «Яңарыш» газетасын беренче саныннан бирле алдырабыз һәм яратып укыйбыз, - дип сөйләде Фәүзия апа. - Инде мин 45 ел дин юлында. Авырып киткән идем, шулвакыт миңа бер апа намаз укый башларга кирәк, дип әйтте. Беренче дәресләрдә Кырынкүл мәчетендә Азат хәзрәт Камалиевта белем алдым. Бүгенге көндә Төмән шәһәренең Мельникайте урамы, 86/2 йортта урнашкан якшәмбе мәктәбендә Фәридә ханым Мәзитова алып барган дини дәресләргә йөрим. Монда атмосфера бик әйбәт, дәрестән соң утырып чәйләр эчәбез, татарча сөйләшәбез, теләгән кешегә укыр өчен «Яңарыш» газетасының җыентыгы да бар. Мине оныкларымның киләчәк язмышы кайгырта. Алар үз телләрен белеп үсмәсәләр, кем булып калачаклар - куркыныч хәл. Шуның өчен газетаны яздырып укып балаларыбыз, - оныкларыбыз белән үз ана телебездә аралашсак, татар милләтеннән булып калалабыз, Инша Аллаһ, - дип тәмамлады сүзен Фәүзия апа.

Фатыйх ГАРИФУЛЛИН, Төмән шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума