#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Яңалык

последние и лучшие новости искусства в мире

Тюменский агропромышленный комплекс демонстрирует рост. Өлкә губернаторы Александр Моор Кремльдә Россия Президенты Владимир Путин үткәргән РФ Дәүләт Советы утырышында катнашты. Аграр сәясәт, нәтиҗәле авыл хуҗалыгы җитештерүе, авыл территорияләрен комплекслы үстерү, авылда сәламәтлек саклауның беренчел звеносының сыйфаты көн тәртибендәге төп темалар булды. Төмән өлкәсендә агропромышленность комплексы шулай ук үсеш күрсәтә. 2019 елның апрель-сентябрь айларында авыл хуҗалыгы продукциясе 54 млрд. сумга якын җитештерелде. 2020 ел - Төмән өлкәсендә Авыл хуҗалыгы эшкуарлыгы елы дип игълан ителде.

* * *

Целый ряд сельских грунтовых дорог получат твердое покрытие в 2020 году. Өлкәнең авыл муниципалитетларында регион әһәмиятендәге юлларны ремонтлауны финанслау күләме 2020 елда ике тапкырга арттырылачак. Өлкә әһәмиятендәге юлларның гомуми озынлыгы – 8,8 мең чакрым, муниципаль юллар – 9,2 мең чакрым. Ел саен Төмән өлкәсендә 500 чакрымнан ким булмаган юл ремонтлана. Юл челтәре үсеше кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшыртып кына калмыйча, Төмән авылының инвестицион җәлеп итүчәнлеген арттыра, өлкә агропромышленность комплексы үсешендә ярдәм итә.

* * *

Стартовал конкурс “Команда Урала”. “Урал федераль округының яшьләр идарә резервы – Урал командасы” икенче конкурсы старт алды. Оештыручылары – Россия Федерациясе Президентының Урал федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле аппараты, Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясенең Урал идарә институты. Конкурсның максаты – лидерлык сыйфатлары, идарә итү һәм һөнәри компетенцияләре үсешенең югары дәрәҗәсенә ия булган перспективалы яшьләрне ачыклау, үстерү һәм аларга ярдәм итү. 2019 елда Урал командасы җиңүчесе дип Төмән өлкәсеннән 22 кеше танылды.

* * *

Робот-хирург уже 5 лет спасает жизни тюменцев. Робот-ассистацияләнгән (ассистированная) хирургия 2014 елдан бирле “Нефтяник” шифаханәсендә медик-санитар өлешендә кулланыла. Бу вакыт эчендә клиника белгечләре тарафыннан 750дән артык операция ясалды. Төмәннең медицина учреждениесе инде берничә ел Россиядә DaVinciSi җайланмасында онкология, урология һәм гинекология өлкәсендә ел саен йөзләгән робот – ассистацияләнгән операцияләр ясала торган 10 регион арасына керә. Россиядә барлыгы 27 клиникада робот хирургиясен 78 операция ясаучы хирург үзләштерде.

* * *

В школах Тюменского района появляются “Парты героев”. Гадәти булмаган парталар ярдәмендә укучылар үз якташларының батырлыклары турында беләчәкләр. Белем бирү проекты Җиңүнең 75 еллыгы алдыннан тормышка ашырыла. Төмән районының өч мәктәбендә – Винзили, Боровский, Салаир белем учреждениеләрендә “Герой парталары” барлыкка килде. “Герой партасы” – ул укучылар өстәле, анда якташыбызның сугышта катнашуы яки хезмәт ветеранының фотосурәтләре һәм биографиясе урнаштырылган. Бу өстәлләр югары тарихи кыйммәткә генә ия түгел, алар артында утыру өчен яхшы билгеләр хокукына һәм үз-үзеңне тотуга лаек булырга кирәк.

* * *

“Яслеград” открылся в Тюмени. Төмәндәге 183 нче санлы балалар бакчасының өченче корпусын Төмән өлкәсе губернаторы Александр Моор һәм шәһәр башлыгы Руслан Кухарук ачтылар. 420 балага исәпләнгән балалар бакчасы өлкә үзәгендәге ике катлы бинада урнашкан. Масштаблы үзгәртеп-корудан соң балалар бакчасы иң заманча стандартларга туры килә. Балалар бакчасында 13 төркем, шуларның алтысы яшь ярымнан кечерәк балалар өчен.

рәвештә гаилә корсыннар, балалар үстерсеннәр өчен шартлар тудыру – безнең бурыч. Моның өчен без беренче бала туганда 150 мең сум күләмендә ана капиталын түләвен керттек, шулай ук өченче яки аннан соңгы бала туган ана капиталы хакын 40 мең сумнан 100 мең сумга кадәр арттырдык”, – дип сөйләде губернатор.

Өлкә газеталарыннан хәбәрләрне Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА туплады.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836