#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Туган якны өйрәнү буенча кызыклы яңа проект

последние и лучшие новости искусства в мире

3-1Төмән дәүләт универститетының Тубыл филиалында эшләүче галимнәр “XIX-XX гасыр башында Тубыл һәм Төмән бохарлыларының тарихи лингвистик чыганаклары метрик язмаларда” темасы буенча бәйгедә яңа проект белән грант яулыйлар. Регионара федераль дәүләт учреждениеләре белән берлектә үткәрелә торган иң яхшы проектлар бәйгесе “Россия фундаменталь тикшеренүләр фонды” һәм Төмән өлкәсе ярдәмендә үткәрелә.

Президент грантына да лаеклы булган филология фәннәре докторы, профессор Гүзәл Җәгъфәр кызы Фәйзуллинаның фәнни уңышлары турында узган ел язган идек. Яңа елны да яңа уңышлар, яңа проектлар, максатлар белән каршылаган галимә яңа проект өстендә эшләүчеләрнең берсе. Ул фикерләре белән уртаклашып:

- Төмән дәүләт университеты тикшеренүчеләре Россия фундаменталь тикшеренүләр фонды һәм Төмән өлкәсе грантларының беренче уртак конкурсы нәтиҗәләре буенча фундаменталь фәнни тикшеренүләр уздыруга 31 грант алдылар. Узган елларны Президент гранты буенча эшләгән фәнни эзләнүләребез, ачышларыбыз яңа проект белән катнашырга, бәйгедә җиңәргә этәргеч бирде. Президент грантына башкарылган “Тубыл губернасында XIX-XX гасыр башында метрик язмалар”ны өйрәнүгә, фәнни эзләнүләребезгә яңа елда нәтиҗә ясыйбыз. Тубыл губернасының мәчет китапларында, метрик язмаларында бохарлылар-сартлар, ясаклы татарлар (ясаклылар) турында без мәгьлүмат барлыгын белеп, аларны фәнни яктан тирән өйрәнүне дәвам итәбез. Яңа грант буенча Тубыл лингвистлары, филология фәннәре докторы Елена Николаевна Ермакова, филология фәннәре кандидаты, доцент Майя Владимировна Прокопова, Татарстан фәннәр академиясеннән филология фәннәре кандидаты, доцент Энҗе Хәнәфиевна Кадирова һәм мин беренче ике елда Төмән, Тубыл, Казан, Уфа, Мәскәү шәһәрләренең архивларында метрик язмаларны, бохарлыларның тарихын, лингвистик чыганакларын өйрәнеп мәгълүмат тупларга тиешбез. Бу грант галимнәргә XIX нчы гасырда Себердә яшәүче татарларның телләрен өйрәнүгә яңа мөмкинлек бирде. Документлар шушы чор өчен хас булган унификацияләнгән китап теле белән язылган. Искетатар теле – себер татарларының язма теле була. Искетатар теленә гарәп теленнән, диалект сүзләр кергәнен дә күрәбез. Нәтиҗәдә, тупланган яңа метрик язмаларны, фәнни мәгълүматны системалаштырып, рус теленә тәрҗемә итәбез. Яңа грант буенча йомгак ясап метрик язмалар комплекста тарихи–лингвистик чыганак буларак өйрәнелергә тиеш, - дип сөйләде Гүзәл Җәгъфәр кызы.

Бәйгеләрдә катнашу, грантлар яулау, аны гамәлгә ашыру галимәгә җаваплылык өсти. Татар халкы өчен кирәкле темага яңа проект, галимәләребезнең планнары белән таныштырган Гүзәл Җәгъфәр кызы, аның коллегаларына фәнни ачышлар, уңышлар телибез.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836