#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Яңалык

последние и лучшие новости искусства в мире

В Тюменской области продолжаются противопожарные проверки жилья. Яңа ел бәйрәмнәре вакытында социаль оешмалар хезмәткәрләре полиция һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белгечләре белән берлектә янгыннарны кисәтү өчен 38 меңнән артык йортта булдылар. Өлкәдә мич һәм газ белән җылытылган йортларда яшәүче риск төркемендәге гражданнарның өйләренә бару яңа ел каникуллары алдыннан башланды. Мичләрне ремонтлау һәм электр үткәргечләрне алыштыру өчен 6 меңнән артык гаилә матди ярдәм алды. Казна хисабына риск төркемендәге гаиләләр яши торган шәхси йортларга 18 мең янгынга каршы датчик-хәбәр итүчене урнаштырдылар.

* * *

В Тюменской области в 2021 году построят пять детсадов и шесть школ. Шулай ук ике концерт залы, өч спорт объекты һәм бер поликлиника салыначак. 1200 урынга исәпләнгән ике зур мәктәп Төмәннең Николай Зеленский-Дмитрий Менделеев урамнарында һәм “Звездный городок” торак комплексы районында төзеләчәк. Тубыл районы, Хмелева, Ялутор районы, Заводопетровск авылларында, Вагай районы, Курья поселогында, Индәр авылында яңа мәктәпләр торгызылачак. Төмәннең Пермяков урамында урнашкан 76 нчы корпус бинасын үзгәртеп корачаклар, анда 14 нче поликлиниканың структур бүлекчәләре урнашачак.

* * *

В Тюмени пройдет первый международный фестиваль исторического и документального кино. Ул 2021 елның 27 ноябреннән 4 декабренә кадәр узачак. Кинофестивальнең генераль продюсеры – Олег Урушев. Бу – данлыклы режиссерлар, актерлар һәм башка кинематографик һөнәр вәкилләре тарафыннан төзелгән яңа фильмнар, шулай ук мәгълүмати һәм ретроспектив программалар конкурсы.

* * *

Новые смарт-ФАПы в Нижнетавдинском районе приняли две тысячи пациентов. Түбән Тәүде районында 2020 елның көзендә Красный Яр, Новопокровка, Канчәбер авыллары, Тукман, Караганда, Торгили поселокларында яңа смарт-фельдшер-акушер пунктлары ачылды. Мәсәлән, Караганда поселогында 2020 елның сентябреннән 300дән артык пациент кабул ителгән. Аларның күбесе хроник авырулар белән авыручы олы яшьтәге кешеләр. Күбесе элек табиблар янына Төмәнгә барганнар. Хәзер кешеләр урында ярдәм алу мөмкинлегенә шатланалар.

* * *

В Тюмени в 2021 году откроют большой теннисный центр. Объектта төзелеш эшләре тәмамланды, инженер җиһазларны монтажлау һәм бизәү эшләре бара. Ачык кортлар әзер инде, узган җәйдә аларда тренировкалар барды. Төмәннең Народный урамында урнашкан теннис үзәгендә 1,5 мең кеше спорт белән шөгыльләнә алачак. Биналарның гомуми мәйданы – 9,5 мең квадрат метрдан артык. Яңа теннис үзәге Урал артында иң зуры булыр дип көтелә.

* * *

В Тюмени врачи впервые провели операцию по пересадке печени. Төмән табиблары 2020 елда беренче тапкыр бавырны күчереп утырттылар. Моны октябрьдә 1 нче өлкә клиник шифаханәсенең кеше органнарын һәм тукымаларын трансплантацияләү үзәге белгечләре эшләде. Декабрь азагынача барлыгы бу органны өч тапкыр яңадан утырту үткәрелде инде. Мондый операциягә әзерлек 2019 елдан бирле барды. Хәзерге вакытта шушындый операцияне өлкәдә 8 кеше көтә.

Өлкә хәбәрләрен Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА әзерләде.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836