Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
13 январь - Россия матбугаты көне уңаеннан өлкә губернаторы Александр Моор өлкә Хөкүмәте бинасы залында журналистлар, массакүләм мәгълүмат чаралары, нәшрият һәм типография хезмәткәрләре белән очрашып, һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Төбәк башлыгы билгеләп үткәнчә, массакүләм мәгълүмат чаралары һәм матбугат басмалары аша кешеләр белем, актуаль мәгълүмат ала, барлык вакыйгалар, абруйлы экспертлар фикерләре белән танышалар. Үзенең чыгышында губернатор Төмән журналистикасы ветераннарына аерым котлаулар юллады. «Күп еллар дәвамында сез югары профессионализм планкасын күрсәттегез һәм яшь хезмәттәшләрегез өчен үрнәк булдыгыз», - дип ассызыклады.
«Быел Бөек Җиңүнең 80 еллык юбилее, Россия Президенты игълан иткән Ватанны саклаучылар елында һәм Төмән өлкәсе Геройлары елында сез илебезнең героик тарихын өйрәнергә төп юл күрсәтүчеләре булачаксыз, ә сезнең мәгълүмати, иҗади проектларыгыз һәм инициативаларыгыз һәркемгә элекке һәм бүгенге геройларыбыз турында күбрәк белергә мөмкинлек бирәчәк», - дип мөрәҗәгать итте. Аннары газеталарда, телевидение һәм радиода бу темалар ничек яктыртылачагы турында сөйләделәр. Мәгълүм булганча, 2025 елда укучыларны, тамашачыларны һәм тыңлаучыларны кызыклы сюжетлар көтә. Төмән массакүләм мәгълүмат чаралары ел дәвамында Ватанны саклаучылар турында тарихлар бастырачаклар. Болар - фронтовиклар да, Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннары да, хәзерге махсус хәрби операция геройлары да.
Очрашу барышында Александр Моор массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренә Рәхмәт хатлары тапшырды. Шундый бүләккә югары профессиональлеге һәм массакүләм мәгълүмат чараларында социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыруда актив катнашуы өчен журналистыбыз Рәүфә Кангазина да ия булды.
Губернатор массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренә илһам һәм кызыклы идеяләр, барлык планнарның уңышлы тормышка ашырылуын теләде.
Бәйрәм кысаларында тантаналы чарада 100 гә якын кеше — корреспондентлар һәм фотографлар, телеоператорлар һәм алып баручылар, режиссерлар, график дизайнерлар, продюсерлар, массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре — «Пароходлык конторасы» мультиүзәгендә очраштылар.
Кунакларны һөнәри бәйрәмнәре белән Төмән өлкәсенең иҗтимагый элемтәләр департаменты директоры Ирина Широкова котлады.
«Күпләр 2024 елны катлаулы ел дип атый. Мин аны кызыклы вакыйгаларга бай ел дип әйтергә тәкъдим итәм! Гаилә елын, РФ Президенты сайлауларын, «Россия» халыкара күргәзмә-форумын яктыртуда актив катнашуыгыз өчен рәхмәт. Су басуны һәм аның нәтиҗәләрен җиңәргә ярдәм иттегез, Төмән өлкәсенең 80 еллыгы уңаеннан төбәк халкына яхшы кәеф тудырдыгыз. «Ел остасы» Бөтенроссия проектының барышы белән халыкны таныштырдыгыз. 2025 ел, мөгаен, шулай ук кызыклы вакыйгаларга бай булыр, чөнки без командада эшли беләбез, шуңа күрә барысын да булдырачакбыз!» - дип билгеләде Ирина Широкова.
Төмән өлкәсендә Геройлар елының вакыйгалары һәм мәгълүмати акцентлары турында җыелучыларга губернатор урынбасары Алексей Райдер сөйләде. 2025 елда безне бик күп проектлар көтә. Мәсәлән, Төмән өлкәсенең һәр Герое истәлегенә яшь агачлар утыртачаклар. Бу акция «Әтием каены» («Папина березка») исемен алды.
Россия матбугаты көнендә төбәк һәм муниципаль массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренә лаеклы бүләкләр тапшырдылар. Төмән өлкәсе иҗтимагый элемтәләр департаментының Мактау грамоталарына 78 кеше лаек булды. Безнең газетабыз күзәтүчесе Ләйлә Дәүләтшина (Мадьярова) да 2024 елда мәгълүмати проектларны гамәлгә ашыруда актив катнашканы өчен Төмән өлкәсенең иҗтимагый элемтәләр, коммуникацияләр һәм яшьләр сәясәте департаменты директоры Ирина Широкова исеменнән Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Редакция.