Газетага язылу 

Календарь 

Февраль 2025
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 29 30 31 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Кызык хәл

последние и лучшие новости искусства в мире

Кеше – табигать баласы. Ул безне үз кочагына ала, туендыра, җылыта, саклый, дәвалый да, шул ук вакытта сынаулар да җибәрә.

Төмән районының Талымхан авылында яшәгән тыл ветераны, күп балалы гаилә башлыгы Нәзир Зәлилов 1925 нче елны Фатыйма һәм Абдрахман Зәлиловлар гаиләсендә туа. Ватан сугышы башланганда, 16 яшьлек Нәзирне балык тотучы бригадаларның берсенә җитәкче итеп утырталар. Күп еллар элек башыннан кичергән, кызыклы хәлне ул, пенсионер буларак, үзенең килене Нәфисә Хәмидулла кызына сөйләгән. Нәфисә апа аны куен дәфтәренә язып алган.

--- 1953 нче ел барган иде. Ул заманда миңа нибары 28 яшь иде. Кыш көннәренең берсендә, үгез җигеп, мин Арталы күлгә фитильләрне карарга киттем. Караңгы төшмәгәндә ук Ләүлеге (Төбәк исеме) тирәсенә җиткәч, минем янда ябалак пәйда булды. Бер дә калышмыйча, минем арттан очып килде. Каты суыкларда тигез каткан, кар белән капланмаган юлдан, арба әкрен генә шыгырдап бара. «Эх, мылтыгымны өйдә калдырганмын, атып егар идем шул өгене!» – дип уйладым мин.

Арталы күлгә барып та җиттем. Фитильләрне карамакчы гына идем, каяндыр зур соры бүре күренде. Көрәгемне алдым да, сөймәнемә (пешня) суга башладым. Бүре чигенеп, ятты. Үзем дерелдим, фитильләрне карыйм. Әйләнеп баксам, бүре юкка чыккан. Куркуымнан ике чакрымда булган күрше рус авылы Миягыга юл алдым. Әлеге ябалак тагын пәйда булды. Миңа юлдаш булып, тугыз чакрымны бергә үтеп, артымнан килде, авылга озата барды. Мин бик курыктым, өйгә кайту белән, түшәккә яттым, каты авырып киттем.

Шул чакта безнең авылга Эскедән Хәдичә исемле бер апа килгән булган. Аны им-томга оста, дип әйтәләр иде. Хатыным Рәшидә Вәлиәхмәт кызы апаны тиз арада минем яныма алып та килгән. Әби минем кул тамырымны тотты, ә мин аңа бер нәрсә дә әйтә алмадым, хәлсез идем.

- Ярый әле, балам, мылтыгыңны алып чыкмагансың, ул синең үзеңне һәлак иткән булыр иде. Бүре кыяфәтенә дә, ябалак кыяфәтенә дә кергән нәрсә ул, - дип шыпшады ул миңа.

Хәдичә әби мине өч көн дәвамында, өшкергән сулар эчерде, укынды. Мин шуннан төзәлдем, аякка бастым. Тик бер нәрсәгә исем китә, минем ябалак белән бүредән курыкканымны ул кайдан белгән? Мин бит аңа бер нәрсә дә сөйләмәдем, шунысы кызык!

Рәйсә РӘХИМОВА, Нәфисә ЗӘЛИЛОВА,
Төмән районы, Талымхан авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836