Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Шагыйрә һәм журналист Салисә Гәрәй кызы Гәрәева 1938 елның 6 ноябрендә Татарстанның Минзәлә районы Тулбай авылында колхозчы гаиләсендә туа. Шул районда укып, техникум тәмамлап, аннары читтән торып Казан дәүләт университетында белем ала. Ул елларда аның тормышы Чиләбе өлкәсе белән бәйләнә. Анда Салисә Гәрәева журналист һәм җәмәгать эшлеклесе буларак киң танылу ала. Чиләбедә татар иҗтмагый үзәгенә, татар матбугатына нигез салучыларның берсе була.
Аннары Казанга күченеп кайта. Анда журналистлык хезмәтен дәвам иттерә. Шигырь җыентыклары дөнья күрә. Салисә Гәрәевага 1993 елда «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә, 1982 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
2025 елның 6 январенда Минзәлә картлар йорты-интернатында вафат булды.
Шигърият
Шигърият ул сары сандугачның
Җыры гына түгел тирәктә.
Шигърият ул...
акыл чакмасының
Ярсып бәрелүе йөрәккә!
Ул - Җир тыны, ак каеннар
моңы,
Карны ерткан уҗым кыягы!
Ул - акбүз ат, дала күкрәгендә
Йөрәк кебек тибә тоягы!
Ул - сүзсез җыр, күңел түрендәге
Бөреләнеп килгән хисләрем!
Ул - таң сере! Кояш! Иңнәренә
Зәңгәр шәлен япкан кичләрем!
Шигърият ул -
тургай кыңгыравы,
Кош канаты сызган ак юллар,
Һәм... без яшәп, сөеп,
янып киткән
Саф мәхәббәт тулы ак еллар!
Ул - агымсу, чишмә чылтыравы,
Диңгез шавы, яңгыр биюе!
Мәхәббәт ул! Ефәк чәчләремә
Мин яраткан куллар тиюе!
Шигърият ул - Тормыш!
Һәм аның да
Мәгънә тулы утлы мизгеле.
...Яшәешнең серен
шигырь иткән
Минем кайнар йөрәк, билгеле!
Салисә Гәрәева.
Нәҗибә Әхмәтнур кызы Сафина 1949 елның 2 мартында Башкортстанның Яңавыл районы Кисәк-Каен авылында туа. Районда белем алып, Казан дәүләт университетына укырга килә. Аннары берничә еллар балалар укыта. Журналистика өлкәсендә эшли. Шигырьләр яза. Гел татар телен яклау, саклау өчен көрәшә. Нәҗибә Сафинаның шигърияте – заманның көрәш ялкыны белән сугарылган милли рухлы, гамьле шигърият. Шигърияте кебек, аның публицистикасы да милләтне борчыган җитди мәсьәләләрне кыю күтәрүе, принципиаль фикер-карашлары белән үзенчәлекле. 1997 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. 2025 елның 11 январенда вафат булды.
Әй, Туган тел
Әй, Туган тел, бәйләнгәнсең
Җанымдагы һәрбер хискә.
Фани дөнья йөзләрендә
Мин эшләгән һәрбер эшкә.
Әй, Туган тел, бәйләнгәнсең
Уйларымның һәр очына.
Хәтта бәйсез дип уйлаган
Зәңгәр күкнең һәр кошына.
Әй, Туган тел, бәйләнгәнсең,
Тамырларга бәйләнгәнсең;
Син аларны яшәтүче
Яфракларга әйләнгәнсең.
Бәйләнгәнсең искән җилгә,
Тәпи баскан туган җиргә.
Әйләнгәнсең Иделемнән
Җанга аккан олы җырга.
Әй, Туган тел, бәйләнгәнсең
Урамга да, Уралга да.
Себерләрне Себер иткән
Ап-ак карлы буранга да.
Бәетләргә бәйләнгәнсең,
Әкиятләргә әйләнгәнсең.
Мәңгелеккә бару юлын,
Туган телем, шәйләгәнсең.
Әй, Туган тел, әй генәм лә,
Җанны җанга, җирне җиргә,
Җырны җырга, серне сергә
Бәйли торган бәй генәм лә!…
Нәҗибә Сафина.