Январь 2026 |

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
Сакланып яшәп барган авылларыбызның төп халкы - өлкән яшьтәге әби-бабайлар. Соңгы елларда медицина хезмәткәрләре кеше гомерен озайту өстендә уңышлы эшлиләр.
Авылыбызда 90-95 яшьләргә чыгучылар да юк түгел. Бакыйлыкка күчүчеләр саны да кимеми: яшьрәкләр дә, өлкәннәр дә китәләр...
3 январь көнне күршебез, туганыбыз Сания Сәлахәтдин кызы Хәйретдинованы мәңгелек йортына озаттык. Февраль аенда аңа 87 яшь тулган булыр иде.
Авылда хатын-кызлар арасыннан беренче булып табибә һөнәрен сайлаган авылдашым Хуҗайлан җидееллык, Тубылның 15 санлы мәктәпләрен тәмамлап, Тубыл медучилищесына укырга керә, акушерлык һөнәрен алып чыга.
Училище юлламасы белән Вагай районы, Тугыз авылына эшкә җибәрелә. Булдыклы Сания һөнәрен яратып эшли. Табибларның нормаль эш режимы юк, төнге тәмле йокысын бүлеп тә җаваплы, ярдәмчел Сания эшенә йөгерә.
Гомеренең 10 елы Тугызда үтә. Монда ул олы тәҗрибә туплый. Яңа туган бәләкәй балалар язмышына да аерым җаваплылык белән карый. Ата-аналарның да төрлесе була. Хәмер эчүче гаиләләргә еш йөри, алар белән тәрбияви эш алып бара.
Тугызда Сания мәхәббәтен - Мансур Нурулла улын очратып, гаилә корып җибәрәләр. Гаиләдә 3 бала үсә. Бер-берсенә ярдәмләшеп, бер-берсен үстерешеп яшиләр. Сәләтле Мансурына һөнәр алырга булыша, аны Төмәнгә укырга җибәрә.
Үзе балалары белән Хуҗайланга кайта. Ике ел тиз үтеп китә. Мансур абый агроном дипломын ала. Туган авылына яңадан кайтып, уку бурычын түләргә кирәк була. Алар Тугызга күченәләр. Монда ул агроном, колхоз рәисе вазифасын да үти. Берничә елдан соң Хуҗайланга «Ленин юлы» колхозына агроном булып урнаша.
Хәйретдиновларның бергә яшәүләренә быел 65 ел тулды, матур, тату, игелекле, бәрәкәтле гомер юлын үттеләр. Кеше яшәү чорында төрлесен кичерә, алар да шатлык-куанычларын да, кайгы-хәсрәтләр дә күрделәр. Аллаһы куенына сыенып, Коръән киңәшләрен күңелләренә сеңдереп, түзем, чыдам, сабыр була белделәр. Ике балалары: Айдар, Наилә үзләреннән алда гүр ияләре булдылар. Шундый олы кайгы кичергән ата-ана халәтен аңлавы кыен түгел. Кешелекле, кечелекле, ярдәмчел, тәмле телле, оста куллы Саниябезнең урыны җәнәттә булсын. Бу дөньяда һәр кеше кунак кына шул.
Хәмитә РЕЧЕБАКИЕВА,
Тубыл округы, Хуҗайлан авылы.