Январь 2026 |

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
Төмән округының Хәбибулла Якин исемендәге Шыкча урта мәктәбендә туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучыларының «Мәдәниятләр диалогы шартларында этнокультуралы мәктәпләрдә укучыларының билингваль коммуникатив компетенциясен формалаштыру» темасына багышланган зур семинары узды.
Тәҗрибә уртаклашу кысаларында район педагоглары Тәслимә Хәлитуллинаның (5 нче сыйныф) кызыклы музей дәресендә һәм Лилия Әминованың (10 нчы сыйныф) мавыктыргыч татар теле дәресендә булдылар. Мәктәп музее буенча күзәтү экскурсиясе һәм ата-аналар комитеты тарафыннан Сәвия Хәлитуллина үткәргән йон белән эшләү буенча мастер-класс чараның практик өлешен тулыландырды.
Гаяз Габдуллин җитәкчелегендәге «Шытыр-шатыр» фольклор ансамбленең югары дәрәҗәдәге чыгышы семинарның чын бизәге булды.
Түгәрәк өстәл форматындагы фикер алышуларда Флера Зөлбохарова һәм Лилия Шәимова семинар темасы буенча актуаль чыгышлар ясадылар. Әлфия Ниязова тәнкыйди фикерләү технологияләре буенча үз тәҗрибәсен остаханә аша тәкъдим итте, ә Зәкия Сәитова татар теле һәм әдәбиятыннан төбәк олимпиадасы нәтиҗәләренә анализ ясады.
Семинарга йомгак ясап, чараның бай эчтәлеген, педагогларның югары осталыгын һәм мәдәниятләр диалогы шартларында буыннар арасындагы тирән бәйләнешне аерым билгеләп үттем.
Рузилә ИСМӘГЫЙЛОВА,
Төмән округы татар теле һәм әдәбияты укытучыларының методик берләшмәсе җитәкчесе.