#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Июль 2017
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 30 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30
31 1 2 3 4 5 6

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Яңалык

последние и лучшие новости искусства в мире

В Тобольске начинается реализация масштабной инвестиционной программы. Өлкә һәм Тубыл хакимияте, “СИБУР” компаниясе тырышлыгы белән тиз көннәрдә Тубыл шәһәренең “Молодость” спорт комплексы төзекләндереләчәк. Түбәсе ябылган бассейн, яшьләр өчен күп функцияле мәдәни-ял үзәге, төрле аттракционнар эшләгән парк төзеләчәк, шулай ук йортлар тирәсендәге территорияләр яхшыртылачак. Өлкә губернаторы В.Якушев: “Йөкләмәләр бирелгән, аларның үтәлүен шәхсән үзем контрольдә тотачакмын”, - дип әйтә.

* * *

В День города за порядком в Тюмени будут следить полицейские, казаки и беспилотники. Төмәнлеләр күңелле ял итсеннәр өчен, Шәһәр көнендә аларның иминлеген саклап урамнарда 350 полиция хезмәткәре, казак патрульләре һәм халык дружиналары дежур торачаклар. Шулай ук видеокамералар, пилотсыз оча торган аппаратлар кулланылачак. Болардан башка шәһәр урамнарына 80 автопатруль чыгачак. Бәйрәм итү мәйданнары хәзердән ук тикшерелеп, оештыручылар кунакларны каршыларга әзерләнәләр. Үзәк универмаг тирәсендә һәм 1нче Заречный микрорайонында Сабантуй бәйрәме барганда елга буйларында янгын сүндерүчеләр дежур итәчәкләр.

* * *

В Тюмени готовят служебных собак для всей России. Бу көннәрдә РФнең милли гвардиясенең Урал округының кинологлар хезмәте гаскәрләре үзләренең 15 еллык юбилейларын бәйрәм иттеләр. Хәрби частьләрдә өйрәтелгән 3059 эт хезмәт итәр өчен илебезнең төрле территориясендә урнашкан хәрби частьләргә җибәреләчәк. Шулай итеп этләр шәһәр урамнарында хокук тәртибен, дәүләт чиген саклау бурычларын үтиләр. Кинологлар һәм этләргә батырлык күрсәтергә дә туры килә. Мәсәлән, 2012 елда Дагестанда Забава исемле эт бандитларны кулга алуда катнашып һәлак булды.

* * *

Помощь по проекту «Ключ к жизни» получили более 800 юных тюменцев. Өлкә губернаторы В.Якушев тырышлыгы белән оештырылган “Тормышка ачкыч” хәйрия фондының эшләү дәверендә өлкәбездән 800 бала чит ил клиникаларында дәваланырга мөмкинлек алды. Ә ДЦП авырулы балаларны дәвалар өчен кыйммәтле медицина җиһазлары булдырылды. “Төмән регионара медицина җәмгыяте” ассоциациясе исәп-хисабына иганәчеләрдән 130 млн сум акча күчерелгән. Әлеге проектка үзенең карашын белдереп: “Бу бик мөһим проект. 6 ел эчендә йөзләгән бала ярдәм алды. Ә гомумән алганда, без бергә аларның гомерләрен саклап калдык”, - дип әйтә В.Якушев.

* * *

Тюменцы побили рекорды по количеству 100-балльных результатов по ЕГЭ. Үткән ел белән чагыштырганда, быел мәктәп укучылары арасында бердәм дәүләт имтиханнарын 100 баллга тапшыручылар саны аеруча күбрәк. Үткән ел өлкәдә 30 укучы 100 балл алган булса, быел - 41 укучы. Югары “билгеләрне” яшүсмерләр рус әдәбияты, тарих, рус теле, география, физика, химия фәннәреннән алганнар.

Өлкә газеталарыннан хәбәрләрне Рәүфә КАНГАЗИНА туплады.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836