#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Июль 2018
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
25 26 27 28 29 30 1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 29
30 31 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Татар телле белгечләр әзерләү турында

последние и лучшие новости искусства в мире

30-1Казанның “Корстон” комплексында татар теле һәм әдәбияты укытучыларының VII бөтенроссия съезды пленар утырышында Татарстан Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов ана телебезнең милләтебезне берләштерүче зур көч булуын билгеләп узды. “Телне, мәдәниятне, традицияләрне саклап калуда төп рольне укытучылар уйный. Бүген җыелган һәркем татар милләте өчен җан атып яшәүче шәхесләр. Милли юнәлештәге эшләрегез өчен ихлас рәхмәтемне белдерәм”, - диде министр.

Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгының Гомум белем бирү өлкәсендә дәүләт сәясәте департаменты директоры Андрей Петров бүген төп сорауларның берсе туган телләрне укыту белән бәйле булуын искәртте. “Резолюцияне карадым - закон проектына карата борчылу бар. Министрлык бу сорау белән системалы нигездә шөгыльләнә. Министрлыкта эшче төркем төзелде, аңа галимнәр, мәгариф идарәләре органнары вәкилләре керде. Без кирәкле норматив документлар эшлибез. Безгә хәзер нормативны яңартырга туры киләчәк. Урыннарда эш ничек оештырылуын карыйбыз”, - диде.

Петров әле БДИлар тәмамланып озак та үтмичә, проблемаларны чишү юллары турында сөйләшергә төрле төбәкләрдән Казанга килүләре өчен, укытучыларга рәхмәтен җиткерде. “Бу хәрәкәттә бергә барып, карарлар кабул итәчәкбез. Без Татарстандагы коллегаларга хас булганча эш итәчәкбез. Монда төрле мәсьәләләр акыл белән уйлап эшләнгән. Туган телләрне укытуны да шулай оештырачакбыз. Без хәзер урта мәктәптә туган телләрне өйрәтү концепциясен эшлибез”, - дип белдерде ул.

Съезд эшендә Россиянең 32 төбәгеннән, шул исәптән Татарстаннан һәм Казахстаннан 700 делегат катнашты.

Тубыл дәүләт педагогия университетында татар телле белгечләр әзерләү үтенече белән Казанда татар теле һәм әдәбияты укытучыларының VII Бөтенроссия съезды пленар утырышында Төмән дәүләт университеты профессоры Хәнисә Алишина чыкты.

Ул Тубыл дәүләт университетында татар теле һәм татар әдәбияты белгечлеге буенча педагогик кадрлар әзерләүне яңадан кайтаруны сорады. Төмән университетының тюркология үзәге директоры Төмәндә дә, Тубылда да 20 елдан артык милли кадрлар әзерләнгәнен билгеләп узды.

“Бүген - балалар бакчалары, башлангыч сыйныфлар, урта гомуми белем бирү мәктәбе өчен татар телле белгечләр юк. Урал тауларыннан Тын океанга кадәр дәүләтен төзегән бердәнбер халык – татарлар. Ул дәүләтнең исеме - Себер ханлыгы. 1957 елдан башлап Тубыл педагогия институтында татар факультеты эшләгән. Профессорлар Гомәр Саттаров, Азат Әхмәдуллин, Фәрит Хатыйпов, Габделхәй Әхәтов Тубылда эшләгәннәр. Алар кадрлар әзерләгәннәр. 1989 елдан башлап Тубыл педагогия институтында яңадан татар факультеты эшли башлаган. 1993 елдан башлап, Төмән университетында татар группасы ачыла. Хәзер без ябылдык. Студентлар бетте, балалар руслашып баралар. Балалар бакчасында татар телендә дәресләр алып барылмый. Татар тәрбиячеләре күп милләтле авылларда, балалар бакчаларында балаларны русча өйрәтәләр, чөнки алар, педагогия училищесын тәмамласа да, квалификацияләре юк. Шуның өчен көн кадагында педагогия училищесында һәм Тубыл педагогия институтында яңадан кадрлар әзерләү бурычы тора”, - дип сөйләде Хәнисә Алишина “Татар-информ” хәбәрчесенә.

Ул шулай ук Бөтендөнья татар конгрессына, Татарстанның Дәүләт Советына - беренче академик хатын-кыз, Казан университеты профессоры, 50 елдан артык гомерен Себердә татар телен өйрәтүгә багышлаган Диләрә Тумашева исемен мәңгеләштерү тәкъдиме белән чыкты.

ТР вице-премьеры – мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, җавап кайтарып: “Быел финанс университеты базасында предмет укытучылары әзерләнәчәк. Анда РФ төбәкләреннән дә вәкилләр кабул ителәчәк”, - диде.

“Татар-информ”.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836