Материалы

Яңалык

последние и лучшие новости искусства в мире

Евгений Галимзянов из Нижнетавдинского района стал лучшим трактористом Тюменской области. “Иң яхшы тракторчы-машинист” V өлкә конкурсы Казанлы районының “Маяк” агрокомплексы базасында узды. Бәйгедә барлыгы 22 муниципаль район, 8 аграр юнәлештәге уку йорты катнашты. 31 кеше көч сынашты. Беренче этапта теория, икенчесендә практик сынау үткәрелде. Практик бүлек авыр шартларда узды, чөнки алдагы көндә коеп яңгырлар яуды. Сукалау өчен кырлар юеш иде.

* * *

Бесплатный интернет появится в нескольких населенных пунктах Тюменской области. Ел азагынача ул 8 урында барлыкка киләчәк. Регионның 6 яшәү пункты челтәргә элемтәнең оптик линиясе, ә Вәчир һәм Лайтамак авыллары спутник буенча тоташтырылачаклар. 8 авылга Wi-Fi үтеп керерлек нокталар урнаштырылачак. Моның аша җирле халык түләүсез челтәргә тоташа ала. Каплау радиусы 10 Мбит/с тизлектә 100 метргача тәшкил итәчәк. 2017 елның декабрендә регионның 45 медицина учреждениесенә югары тизлекле интернет кертелде. Медикларның әйтүләренчә, шушы элемтә электрон карта һәм башка мөһим хәбәрләр алырга мөмкинлек биргән.

* * *

Детский стационар тюменской ОКБ №2 оснастили цифровым рентгенодиагностическим комплексом. Өч хезмәт урынлы телевидение системалы безнең илдә җитештерелгән шушы медицина җиһазы тиз һәм куркынычсыз тикшерүнең киң спектрын үтәргә мөмкинлек бирәчәк. Яңа җиһазның төп өстенлеге минималь нурландырганда да югары сыйфатлы сүрәт алу. 2нче клиник өлкә шифаханәсенең балалар стационары ел саен төрле паталогияле 0-18 яшьлек 12 меңгә якын сабыйны кабул итә.

* * *

Две поликлиники Тюмени первыми в России получили сертификаты качества. Аларны 5нче һәм 17нче поликлиникаларга Росздравнадзор тапшырды. “Мониторинг һәм клиник-экономик экспертиза үзәге” экспертлары илебезнең төрле регионнарында 40ка якын медицина оешмаларында стационар ярдәмне тикшерделәр. Амбулатор ярдәмгә беренче тапкыр Төмәндә бәя куярга булдылар. Эксперт төркемгә Россиянең өч регионыннан белгечләр керде.

* * *

Тюменские сельхозпроизводители ведут заготовку кормов. Бүгенге көндә өлкәдә авыл хуҗалыгы оешмалары һәм крестьян-фермер хуҗалыклары 34 мең тонна печән әзерләделәр. Бу – таләптән 25%. 2018 елның язындагы аномаль һава торышы шартларына карамастан, шушы күрсәткеч алдагы еллардан аерылмый. Викулово, Сладково, Упорово районнары, Заводоуковск шәһәр округы лидерлыкны тота. Монда үз ихтыяҗларыннан 50% хәстәрләнгән. Өлкәдә шулай ук сенаж әзерлиләр. Регионда сенажга таләп 700 мең тонна, быел 180 мең тоннага артык салынды. Мөһим күләмнән – 26%. Беренче булып силосны Төмән районы әзерләргә кереште. Әлегә 2 мең тонна базга салынган. Хәзерге вакытта регионда 55 мең гектар күпьеллык, 9 мең гектар табигый үләннәр чабылды.

* * *

Сто тонн молока в сутки получают “Тюменские молочные фермы”. “Дамате” комплексына кергән бу оешма тулы куәттә эшләгәндә тәүлегенә 120 тонна сөт җитештерәчәк. 2019 елгача савым сыер көтүе югары продукция бирә торган голштин-фризск нәселе белән тулыландырылачак. Монда хәзерге вакытта тәүлегенә бер сыердан 31,5 литр сөт җитештерелә. “Дамате” һәм Danone компанияләре килешүе буенча барлык сөт Ялутор сөт комплексына озатыла. Оешмада 322 кеше эшли, планда - өстәмә 44 хезмәт урыны булдыру.

Өлкә газеталарыннан хәбәрләрне Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА туплады.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума