Июль 2018 |
Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Төмән шәһәрендә яшәүче хөрмәтле шәхесебез, газетабызның якын дусты, аксакалыбыз Әхтәм Хәмит улы Каюмовның 1 август көнне 80 яшьлек матур юбилее.
Хөрмәтле Әхтәм Хәмит улы!
Сез лачын сыман күп нәрсәне алдан күрә белгән, таләпчән, кешелекле, булдыклы, түземле шәхес. Сезнең гомер юлы тынгысыз, җаваплы хезмәттә узган, халык өчен күпме игелекле гамәлләр белән үрелгән. Һәр эшне бөтен күңелегезне биреп башкара беләсез, шуңа да зур хөрмәткә лаек сез, якташларыгыз алдында абруегыз да зур. 80 яшьлек юбилеегыз белән ихластан котлап, тирән хөрмәтебезне һәм олы рәхмәтебезне, сезнең белән горурлануыбызны белдерәбез.
Гомерегезнең һәр көнен сәламәтлек, күңел тынычлыгы, йөрәккә яшәү көче өстәүче уңышлар белән каршылагыз. Якташларыгызның ихтирамын, якыннарыгызның күңел җылысын тоеп яшәгез.
Сез бәхетле бүген: алмаш булып
Килә торган яңа буын бар.
Кура җиләк төсле кызларыгыз,
Кияү, оныкларыгыз бар.
Сезне ярты сүздән аңлый торган
Бәхет кошыгыз - тормыш юлдашыгыз.
Җир йөзендә моннан да зуррак
Бәхет тагын кайда була соң?
Олы ихтирам белән “Яңарыш” татар газетасы хезмәткәрләре,
“Әдәби Төмән” иҗат берләшмәсе әгъзалары, дуслары.