#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Безнең юбилярыбыз

последние и лучшие новости искусства в мире

30-3«Яңарыш» газетасына егерме елга якын хезмәтен багышлаган коллегабыз, Россия журналистлар союзы әгъзасы, һәрвакыт газетабызны кыю материаллары белән куәтләндереп торган Рәүфә Сәбах кызы Кангазина шушы көннәрдә матур юбилеен каршыларга җыена.

Язмыш сукмаклары аны редакция коллективына 1996 елда, Тубыл педагогия институтының филология факультетының рус-татар бүлеген уңышлы тәмамлаганнан соң алып килә. “Яңарыш”ның беренче мөхәррире Азат Гыйззәт улы Сәгыйтов акыллы, сабыр, туган телен яхшы белгән кызны ике куллап үз канаты астына ала.

Бирегә килеп эләгүе аның очраклы түгел. Ни өчен дисәң, 1992 нче елда “Яңарыш” редакциясе каршында журналист Рәүфә Сәгыйтова оештырган беренче “Чибәр кыз” бәйгесендә Рәүфә (Рыханова) Кангазина – иң сөйкемле, иң ягымлы, иң оста куллы себер татар кызы итеп таныла. Студент елларында да газетага үзенең матур язмаларын җибәреп торды.

Редакциядәге хезмәтен ул гади хәбәрче булып башлады. Рәүфәнең тырышлыгы, ягымлылыгы, кешелеклелеге күзгә тиз ташлана. Бик тыйнак, кешегә хөрмәт йөзеннән чыгып якын килер, уртак тел таба белә. Тапкыр сүзләре белән дә кайвакыт таң калдыра. Аңарда төпле тәрбия бирелгәнлеге сизелеп тора, ул моңа әти-әнисе - Сәбах Рихан улы белән Кафия Уразай кызына, укыткан укытучыларына, Күкрәнде мәктәбендә укыткан татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сара Зәйнетдин кызы Ермышевага, Тубыл дәүләт педагогия институты укытучыларына рәхмәтле.

2006 елда, “Регион-Төмән” телерадиокомпаниясе редакторы Елена Бабина, “Дусларга сукмак” радиотапшыруын алып барган танылган журналист Наил Алан (мәрхүм) Прага шәһәренә эшләргә киткәч, ничек тә татар тапшыруын саклап калыр өчен “Яңарыш” редакциясенә мөрәҗәгать итә. Баш мөхәррир Алсу Мөхәммәтәмин кызы белән киңәшләшкәннән соң, бу вазифа Рәүфә Кангазинага йөкләтелә.

Монда да ул үзен сынатмый. 6 ел дәвамында, газетадагы эше белән беррәттән, кызыклы, эчтәлекле тапшырулар әзерләп, лаеклы алып барды. 26 минутлык тапшыруда төрле кешеләр белән интервьюлар, шигырьләр, белдерүләр, радиотыңлаучыларның заявкалары буенча матур җырлар тыңладык.

Рәүфә озак еллар инде күзәтүче (обозреватель) вазифасын уңышлы башкарып килә, газета тарихында үзенең урынын алып тора. Әйтергә генә җиңел, ә бит шушы еллар эчендә Рәүфәнең оста, үткен каләме белән никадәр язма иҗат ителгән. Алар арасында хезмәт кешесен мактаганнары да, проблема күтәргәннәре дә җитәрлек. Мәхәббәт, үзенә пар эзләүче ялгызлар, мәхәббәттә бәхетле һәм бәхетсез хатын-кыз, ир-атлар турында язылган мәкаләләрен газета укучылары көтеп алалар. Ул исә аларның һәрберсенә якын килеп, булган фактларны кат-кат барлап, күңелләргә үтеп керерлек язмалары белән укучыларын сөендерә. Хөрмәтле педагогик хезмәт ветераны Люция Хәбибуллина да аның турында: “Рәүфә бөтен көчен, хисләрен эш-хезмәткә, иҗатка багышлаган. Ул газетада “Сөю чишмәсе”, “Яшьлек” “Хатлар” бүлеген җитәкләсә дә, авторның язмаларында тематика төрле. Аларда бүгенге көн дә, мәгариф һәм мәдәният тә, дин, әхлак та, күренекле шәхесләр дә гәүдәләнеш тапкан”, - дип яза. Әйе, бу сүзләр белән килешмәслек түгел, чөнки өлкәдә нинди генә чаралар үткәрелмәсен яки башка төбәкләргә командировкалар буламы, Рәүфә беркайчан да кире какмый, барган җиреннән тулы яктыртылган материалларын әзерләп тә куя.

“Редакция коллективында эшләвем белән горурланам. Биредә эшләү дәверендә мин милләтебезнең күренекле шәхесләре, фидакарь хезмәт ияләре белән таныштым, аларның искиткеч эшләре һәм һөнәри уңышлары турында белеп, аларны халыкка җиткерергә тырышам. Нәкъ менә безнең газета ярдәмендә өлкәбез татарлары төрле яңалыклар, үз мәдәнияте, ата-бабаларыбызның гореф-гадәтләре белән танышалар.

Тормыш юлымда яхшы кешеләр генә очравына мин бик бәхетле. Игътибарлы, мәрхәмәтле, шул ук вакытта таләпчән редакторыбыз Алсу Сәгыйтова җитәкчелегендә, шулай ук дус коллектив, хәбәрчеләребезнең ярдәме, газетабызны яратучылар, аның һәр санын түземсезлек белән көтеп алучы укучыларыбыз булганда эшебез алга бара, уңышларыбыз да күренә”, - дип сөйли коллегабыз эше турында.

Рәүфә Сәбах кызының милләтләр эшләре буенча өлкә комитетыннан, Россия Журналистлар Союзыннан, өлкә хакимиятеннән, ТР Президенты Р.Миннехановның кулыннан алган Рәхмәт хатларына ия булуы – хезмәтен бәяләүче дәлилләр.

Вакыты булган саен туган авылы Ләчеккә (Тубыл районы) кайтып, туганнарының хәлен белешеп булышып килә, аш-суга оста, уңган хуҗабикә дә әле үзе. Эш сөючән, тәртипле, игелекле балалар тәрбияләп үстерде. Улы Айдар машина төзү техникумында белем алганнан соң, Ватаныбыз алдындагы бурычын - армия хезмәтен дә үтәп кайтты. Хәзер эшләп йөри, кызы Элина 9 сыйныфны уңышлы тәмамлады.

Хөрмәтле хезмәттәшебез Рәүфә Сәбах кызын матур юбилее уңаеннан котлыйбыз! Тирән сәламәтлек, иминлек, рух ныклыгы, күңел көрлеге, гаилә бәхете, якыннарын һәм безне - хезмәттәшләрен шатландырып, озак һәм бәхетле яшәвен телибез. Иҗади табышлар һәм уңышлар юлдаш булсын, каләмдәшебез! Киләчәктә дә шулай бергә-бергә, кулга-кул тотынышып, уртак тел табып эшләргә язсын!

Якты көннең һәрбер иртәләре,
Килсен сиңа кояш, нур булып,
Сәламәтлек, бәхет юлдаш булсын,
Куанычлар килсен ургылып!

“Яңарыш”лылар, “Әдәби Төмән” иҗат берләшмәсе әгъзалары.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836