Кыткүл авылында мәчет ачылды

последние и лучшие новости искусства в мире

30-1620 июль көнне Түбән Тәүде районы, Кыткүл авылында яңа мәчет ачылды. Әлеге тантаналы чараны кыткүллеләр Сабантуй уздырыла торган көнгә билгеләгәннәр. Шундый изге чарага читтә яшәүчеләр дә җыелышып кайттылар. Шатлыкларын бүлешергә күрше авыллардан да кунаклар күп килде. Иртә белән, борынгы гадәт буенча, халык гармуда дәртле көйләр башкарып, җырлап-биеп, өйдән-өйгә йөреп бүләкләр, Сабантуй батырларына сөлгеләр җыйдылар. Аннары һәркем мәчет тирәсенә ашкынды. Тантанага җыелган халыкны район хакимият башлыгы урынбасары Ольга Куксгаузен, “Бәрәкәт-Благо” хәйрия фонды рәисе Ринат Насыйров котладылар. Аннары мәчеттә беренче мәртәбә азан тавышы яңгырап, Коръән укылды. Килгән кунаклар: “Мәчет эче халык белән гел тулы булсын”, - дигән теләкләрен җиткереп, бүләкләрен тапшырдылар. Төмән шәһәре татар мәдәният үзәгенең үзешчән артистлары чарага ямь өстәп, матур җырлар башкардылар. Кунакларны авыл халкы бай табынга чакырып сыйладылар. Шул арада Сабантуй бәйрәме гөрләде.

Мәйданда төрле бәйге-уеннар башланды, җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды. Халык көнозын бәйрәм итеп, күңел ачты. (Тулырак мәгълүматны “Яңарыш” битләрендә укырсыз).

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума