Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Июль 2019
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 31 1 2 3 4

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Сабантуй – дуслык һәм хезмәт бәйрәме

последние и лучшие новости искусства в мире

30-1Менә шундый исем белән, үткән шимбәдә Төмән районы, Турай авылы тирәсеннән боргалана-боргалана узган Түре елгасы янындагы яланлыкта район Сабан туе гөрләде.

Билгеле булганча, 6 нчы июльдә көне буе яңгыр явып тору сәбәпле, бәйрәмне 20сенә күчерделәр. Шуңадыр, халык аны аеруча көтеп алды. Кояш та нурларын мул сипте, күк йөзе иртәдән чалт аяз, һава эссе иде. 11 сәгатькә билгеләнгән бәйрәмгә, кунаклар җыелганчы, барысы да әзер иде. Мәйдан бәйрәмчә бизәлеп, катнашучы 7 авыл хакимияте үзенең милли йортларын булдырган.

Бәйрәмнең тантаналы өлешен “Юность” мәдәният һәм ял итү үзәгенең иҗади коллективлары язгы бәйрәмгә багышланган композиция белән башлап җибәрделәр. Бәйрәм чарасын өлкәдә танылган сүз осталары – Төмән шәһәренең татар мәдәният үзәге хезмәткәре Зөлфинә Минибаева белән Зинар Кәримов ике телдә бик югары дәрәҗәдә алып бардылар. Татар халкы һәр изге эшне дога белән башлый. Сабантуйга фатиха биреп Ямбай мәчете имамы Айдар хәзрәт Биктуриев Коръән укыды, Ислам мәгърифәт үзәге директоры Искәндәр Юсупов вәгазь сөйләде. Аның изге теләкләренә өлкә мөселман дини идарәсе мөфтие Зиннәт хәзрәт Садыйков кушылды. 30-2Аннары җыелган халыкны Сабан туе белән котлап, күңелле яллар теләп Төмән районы хакимият башлыгы Светлана Иванова, милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты белгече Сергей Ефимчик, район Думасы рәисе Валентин Клименко, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Ришад Зиганшин, район автономиясе рәисе Альберт Алтынгузин чыгыш ясадылар. Элек-электән милли бәйрәмебезне уздырганда мәйдан түрендә хезмәт кешесе хөрмәтләнгән. Бу матур традиция бүгенгәчә сакланып, фидакарь хезмәте өчен Светлана Иванова Хөршидә Кормановага (Индрәй авылы) Мактау кәгазе, ә Рәкыйп Булатов, Нәзирә Биктимирова (Индрәй), Гүзәл Зәйнуллинага (Шыкча) Рәхмәт хатлары тапшырды. Милләтләр эшләре буенча өлкә комитетының Рәхмәт хатларына Альберт Алтынгузин, Владимир Ботин (“Калинка” мәдәният үзәге), Зөлфия Минибаева (Явызбы), Альбина Бикмеева (Акъяр) ия булдылар. Район Думасы һәм өлкә татар милли-мәдәни автономиясенең Рәхмәт хатлары белән Флера Зөлбохарова (Шыкча), Рузилә Хисмәтуллина (Шыкча), Нәсимә Зыкова (Төмән шәһәре), Нурания Кармушева (Муллаш), Турал Азимов, Максим Морозов бүләкләнделәр. Сабантуй әләмен “Агротеховощ” оешмасының машина йөртүчесе Владимир Бейдель, тракторчысы Андрей Бейдель, бокс буеча спорт мастеры Айрат Мөслимов һәм Шыкча мәктәбенең 4 сыйныф укучысы, “Кайнар йөрәк” билгесе белән бүләкләнгән Румил Бабушев күтәрделәр.

30-4Сабантуй бәйрәме ачык дип игълан ителгәч, хөрмәтле кунаклар өлкә “Фольклор” фестивале авторы Вәлимә Ташкалова җитәкчелегендәге жюри әгъзалары – Төмән дәүләт мәдәният институты кафедрасы мөдире, профессор Татьяна Жданова, педагогия фәннәре кандидатлары – Ольга Бакиева һәм Рафаэль Гадиев белән бергә “Милли йорт”лар тәкъдим иткән программаларны карап, бәя бирергә юнәлделәр.

Ә төп сәхнәдә өлкәбезнең сәнгать осталары - Илчан Хөснетдинов, Луиза Сөрмәтова, Чулпан Акъярлы, Марат Вәлиев, Физалия Вәлиева, Илнара Рамазанова, “Пышны” (җитәкчесе Җ.Касыймов) җыр-бию ансамбле тамашачыларга үзләренең матур җырларын бүләк иттеләр. Сәгать 1 тулгач, халык Түре елгасы тирәсенә, ат чабышын карарга җыелды. Башка еллардагы кебек бик тә дулкынландыргыч, дәртләндергеч мизгелләргә бай булды бу ярыш. Чиста токымлы атлар узышканны карау аеруча күңелле булды. Чөнки алар белән бергә “Шельма” кушаматлы эт тә йөгерде. Халык дәррәү кул чабып, сызгырып, эткә “көч биреп” торды. Менә шулай ул бер ишек алдында яшәгән дусты “Орлик”ка, теләктәшлек күрсәтеп, 1 урын яуларга ярдәм итте. Ат хуҗасы Нәчи Фәйзуллин: “Ул хуҗасыз, фермада үскән эт. Ничектер миңа ияләшеп, хәзер безгә тугры хезмәт итә”, - дип аңлатты. 30-5Җайдагы – Ямбай егете Айрат Кәримов иде. Токымсыз атлар узышында беренчелекне “Визит” кушаматлы аты белән Юргинский районыннан килгән Суюндык Яшкин яулады. Жюри әгъзалары “Милли йорт”ларда булып, татар халкының гореф-гадәтләре белән таныштылар, ризыкларын тәм-том итеп, урыннар билгеләделәр. 1 урынны - Ямбай, 2 урынны – Шыкча, 3 урынны – Индрәй авыл хакимиятләренә бирделәр. Бәйрәмгә Елена Катаргулова җитәкчелегендә Шыкча авылыннан 25 делегат килгән. Алар жюрига “Килен төшү” йоласын күрсәттеләр, кунакларны 11 төрле татар халык ризыгы белән сыйладылар. Индрәйлеләрнең “Кияү мунчасы” тагын да кызыклырак булды. Биредә алар кияү белән килен юынган мунча эченә тавык белән әтәчне кертеп, кайсысы беренче атылып чыгар икән дип көттеләр. Әтәчнең беренче чыкканын күргәч: “Егет туачак!” – дип ырым-шырым иттеләр. Бу күренештә 40 кеше катнашты. Аннары жюри әгъзалары җыр-бию буенча ярышучыларның чыгышларын карарга махсус урыннарына барып утырып, җиң сызганып, һич тә җиңел булмаган вазифаларына керештеләр. Төмән районының үзешчән сәнгать осталарының җыр-биюләре һәркем күңеленә хуш килде, бәйрәм кәефе бүләк итте. Берсеннән-берсе матур җырлар, дәртле биюләр кичкә хәтле туктамады. Җыр-бию буенча 1 урынга - Шыкча, 2 урынга - Индрәй, 3 урынга – Муллаш авыл хакимиятләре лаек булдылар. Шул арада Төмән шәһәренең “Амира” мөселман кием-салым кибете үзенең никах киемнәрен тәкъдим итте. Бәйрәм балаларның күзләрен бәйләп бүләкләр кисү, авызга йомырка салынган кашык кабып йөгерү, колгага менү кебек уеннар белән дәвам итте. Капчык киеп йөгерү, чүлмәк вату уеннарында катнашырга теләүчеләр аеруча күп булып, чират тезелде. 30-6Көянтә белән су ташуда хатын-кызлар да ярыштылар. Ә Сабантуйның күрке булган милли көрәштә балалардан алып зурларга кадәр бил алыштылар. Яшүсмерләр арасында 1 урынны Руфат Зөлкәрнәев (Каскара), Марат Шакиров (Шыкча), Никита Кузнецов (Каскара) яуладылар. Ир-егетләр арасында 1 урынга Тимур Абдуллин, Аслан Абдуллаев, Исламбек Исмаилов, Салават Абдуллин чыктылар. Ә Сабантуй батыры дип Салават Абдуллин билгеләнде һәм ул, гадәт буенча, тәкәне җилкәсенә салып мәйданны әйләнде. Аркан тарту ярышында 1 урында Каскара, 2 урында – Ямбай, 3 урында – Боровский авыл хакимиятләре булдылар. Традицион спорт ярышлары, милли уеннардан башка быелгы Сабантуйда “Әкиятләр иле” дигән мәйданчык эшләп, анда кунаклар татар халык әкиятләре геройлары – Шүрәле, Су анасы, Камыр батыр белән очраштылар, төрле викториналарда, уеннарда катнашып, яраткан җырларын җырладылар, фотога төштеләр. Шул арада без бәйрәмнең төп оештыручысы Альберт Алтынгузин белән аралашып өлгердек. Ул: “Бүгенге бәйрәмне оештыруда теләктәшлек күрсәтүче өлкә хакимияте, шәхсән район хакимият башлыгы Светлана Ивановага олы рәхмәтемне белдерәм. Билгеле, мондый зур бәйрәмне спонсорлар ярдәменнән башка һич тә үткәреп булмый. Алар - “Тюменьагромаш» оешмасы җитәкчесе Раиф Мухаметзянов, “Винзили керамзит гравий заводы” генераль директоры Риволь Саммасов, 30-7“ТюменьТрансСтрой” оешмасы җитәкчесе Флорид Самкаев, “Ипотека-торак кредитлау агентлыгы” генераль директоры Рөстәм Самкаев, “АрктикПромИзыскания” оешмасы башлыгы Реваль Хөснетдинов. Шулай ук мәгълүмати партнерларыбыз – “Яңарыш” өлкә татар газетасы, “Яңа сулыш”, “Татарстан. Яңа гасыр”, “Дусларга сукмак” телерадиотапшырулары. Аларга һәм катнашучыларга, кунакларга рәхмәтебез чиксез”, - диде. Барлык нәтиҗәләр буенча 1 урынны - Каскара, 2 урынны – Боровский, 3 урынны - Ямбай авыл җирлеге хакимиятләре яуладылар. Шуны да әйтергә кирәк, көнозын Сабантуй мәйданында сәүдә нокталары, балалар өчен түләүле аттракционнар эшләде. Сабыйлар бик теләп дөя, кечкенә атларда йөрделәр. Ә зурлар сәхнә янында өлкә йолдызларыбыз башкарган җырларга рәхәтләнеп биеделәр, күңел ачтылар.

Рәүфә КАНГАЗИНА.
Рәсемнәрдә: Сабантуйдан күренешләр.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836