Яңалык

последние и лучшие новости искусства в мире

Программа помощи селу решит проблему демографии. Территориаль халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәкләренә “Форд транзит” маркалы сигез урынлы 23 микроавтобус кайтты. Транспорт районнарда мобиль бригадалар эшләү, шулай ук авыруны иртәнге стадиясендә табу максаты белән 65 яшьтән өлкән кешеләрне медицина учреждениеләренә алып бару өчен мөһим. Тагын зур сыешлы 6 автобусны йорт-интернатларга бирделәр. “Өлкән буын” региональ проекты менә шулай реальләштерелә. Ул “Демография” милли проекты кысасында оешкан.

* * *

В индустриальном парке “Боровский” запустили фабрику по производству снеков. “Окейч” бренды астында снеклар (“перекус” өчен җиңел ашлар, кабымлыклар) җитештерү фабрикасын тантаналы рәвештә өлкә губернаторы А.Моор ачты. Оешмада 40 хезмәт урыны барлыкка килгән. Монда, мәсәлән, чия, кура җиләге, яшел алма тәме белән кукуруз чипсы, кара сохари, ит снеклары ясалачак. Чимал Ишим ит комбинатыннан, “Боровский” кошчылык фабрикасыннан, “Бизон” сәүдә йортыннан киләчәк.

* * *

К 2024 году Тюменская область увеличит экспорт сельхозпродукции в 2 раза. Төмән өлкәсенең экспорт күрсәткечләренең үсүен тәэмин итү өчен мөһим булган потенциалы бар. 2024 елга Төмән өлкәсе агропромышленность азык-төлек экспортын 2 тапкырга арттыру планлаштырылган. Куйган максатны чишү өчен регионга 1,6 млн тонна бөртеклеләрне, 54,2 мең тонна майлы культураларны үстереп җыю көтелә. Шулай ук терлек һәм кошны 166,1 мең тонна үстерү мөһим.

* * *

Жители юга Тюменской области обсуждают госпрограмму «Комплексное развитие сельских территорий». Өлкә парламенты депутатлары регионның көньягы халкын авылда яшәүче кешеләрнең проблемалы сорауларын хәл итүгә юнәлтелгән дәүләт программасы белән таныштыралар. Программа Россия Президенты йөкләмәсе буенча авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан эшкәртелде. Ул “Авыл территорияләрендә торак төзелешне үстерү һәм йортларны төзекләндерү”, “Халыкны эш белән тәэмин итүгә йогынты ясау”, “Авыл территорияләрендә инженер инфраструктураны үстерү” һәм башка авыл өчен стратегик мөһим проектларны үз эченә алган. Дәүләт программасын гамәлгә ашыруда авыл халкы сатып алу яисә төзү өчен ташламалы авыл ипотекасы механизмы белән файдаланырга мөмкин.

* * *

Тюменские юнармейцы отправились на Курилы. Төмән өлкәсе яшь армиячеләр хәрәкәте вәкилләре Курил утрауларының Итуруп, Уруп таулар тезмәсенә киттеләр. Алар анда җирле халыкның мәдәниятен, карта төзү өчен утрау территориясен һәм акваториясен өйрәнәчәкләр. Балалар маршрутның йомгаклау участогын – Владивостоктан утрауның бер таулар тезмәсенәчә зур десант корабльдә үтәчәкләр. Инфраструктура төзү өчен аэродромнарның хәленә бәя бирәчәкләр.

Өлкә газеталарыннан хәбәрләрне Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА туплады.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума