#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Июль 2020
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
29 30 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Тырыш” суалчаннары Талымхан экологиясен яхшырта

последние и лучшие новости искусства в мире

30-1Төмән районының Талымхан урта мәктәбе территориясендә яңгыр суалчаннары вермифермасы эшли башлады. «Верми» сүзе латинчадан «суалчан» дип тәрҗемә ителә. Димәк, вермифермасы – суалчаннар фермасы булып чыга. “Нәрсәгә кирәге бар аларның? Үрчетеп азапланырга тагын?”- дип гаҗәпкә калырга да була, әлбәттә. Күпләрне чиркандыра, куркыта да бит әле. Ләкин асылына төшенкәч, бакчачылык эшендә суалчаннарның нинди файдалы роль башкарганнарын аңлыйсың.

Май аенда «Тубыл урманы» проектын тормышка ашыру кысаларында Талымхан урта мәктәбе укытучылары Олег Пилал улы Мананов белән Лена Мидхәт кызы Юскаева җитәкчелегендә 10 нчы сыйныф укучысы Алинә Юскаева «Төмән өлкәсе мәктәпләре һәм мәктәп урманчылыклары өчен грант» бәйгесендә катнашты. Әлеге бәйге Төмән өлкәсенең урман комплексы департаменты белән берлектә «Яхшы эшләр формуласы» программасының «Тубыл урманы» проекты кысаларында үткәрелде. Биредә Алинә Юскаева «Яңгыр суалчаннары мәктәп вермифермасы» дигән проекты белән чыгыш ясады.

Аның фәнни хезмәтен Төмән өлкәсенең 16 мәктәбе арасында иң яхшыларның берсе дип таныдылар.

Бу проект ярдәмендә мәктәп территориясендә барлыкка килгән калдыклар, ягъни яфраклар, чабылган үлән һәм азык-төлек калдыклары «Тырыш» яңгыр суалчаннарының селекция төре белән эшкәртеләчәк. Бу суалчаннар 1982 елда Владимир шәһәре педагогика университеты профессоры Анатолий Михайлович Игонин тарафыннан Төньяк яңгыр суалчанын Көньяк Кыргызстанныкысы белән кушып чыгарыла. Тышкы яктан ул гадәти яңгыр суалчаныннан берни белән дә аерылмый. Әмма «Тырыш» суалчаны эшкә сәләтлелеге, гомер озынлыгы 16 яшькә кадәр булуы һәм органик калдыкларны эшкәртү тизлеге югары булуы белән аерылып тора. Алинә бу турыда: “Алар бик актив, чыдамлы, эшчәнәр. Тәүлегенә бер суалчан үз тәненең массасын эшкәртергә сәләтле, ә бер елда 50 килограммга кадәр биогумус җитештерә. Миңа бу проект бик ошады. Тизрәк эшебез нәтиҗәсен күрәсе килә”, - дип әйтә.

Беренче нәтиҗәне күрер өчен мәктәп бакчасы клумбаларына Олег Мананов үзенең участогыннан биогумус алып килде. “Мине, физкультура укытучысы һәм тренер да буларак, һәрвакыт сәламәт туклану, экология мәсьәләләре кызыксындыра. Ә биогумус – экологик чиста ашлама, аны алу технологиясен табигать үзе булдыра. Без вермиферма белән зур булмаган технологик мәйданчык булдырырып, чүп-чарның бер өлешен эшкәртергә һәм аннан ашламалар җитештерергә мөмкин булуын расларга телибез. Аннары аларны ашлама буларак, шул исәптән агач үстерү өчен дә кулланырга мөмкин булачак. Суалчаннар эшкәрткән җир күпереп тора һәм туклыклы матдәләргә бай була. Мәсәлән, быел әтием белән зур булмаган эксперимент үткәрдек. Яз көне бәрәңгене әтием стандарт технологияләре буенча, ә мин биогумус кулланып утырттым. Нәтиҗәдә, минем бәрәңге бер атна алдан шытып чыкты. Проектны тормышка ашыруга әзерлек июнь ахырында башланды. Әзерлек этабында Каскара урта мәктәбе филиалы булган Талымхан мәктәбе җитәкчесе Эльмира Садыйкова, мәктәпнең ата-аналар комитеты рәисе Зөлфия Мамышева, укучыларның ата-аналары – Фәннур Юскаев, Рамил Айтумбетов участокны әзерләделәр. Рәхимә Абдуллина, Лена Юскаева, Бибигөл Рамазанова, Морат Рамазанов һәм Марат Мәхмүтов зур ярдәм күрсәттеләр. Проектта катнашучы укучыларыбызны да онытмаска кирәк, алар – Алинә Юскаева, Ләйсән Абдразакова, Гөлшат Солхарнаева, Ильяр Мөхәммәдьяров, Илмар Ильясов, Илнат Солхарнаев. Һәркемгә рәхмәтебезне белдерәбез. Әлеге проект 2021 елның 31 маена кадәр эшли. Проектны уңышлы тормышка ашыру очрагында вермиферма үз эшен дәвам итәчәк. Укучылар өчен бу бик кызык шөгыль. Эшләргә теләк белдерүчеләр күп. Бүгенге көндә барлыгы 16 гариза керде”, - дип сөйләде «Яңгыр суалчаннары мәктәп вермифермасы» проекты җитәкчесе Олег Мананов үзенең планнары белән уртаклашып.

Шуны да искәртеп үтик: таштан салынган Талымхан урта мәктәбе бинасы Алинәнең бабасы тырышлыгы белән төзелгәне һәркемгә дә яхшы билгеле. Ә бүгенге көндә оныгы Алинә бабасының эшен дәвам итеп, мәктәп территориясен төзекләндерү эшенә бар көчен куя.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836