#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Июль 2021
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
28 29 30 1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 31 1

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Һөнәри осталык конкурсы нәтиҗәләре

последние и лучшие новости искусства в мире

30-22021 нче елда Төмән өлкәсенең көньяк халкына социаль хезмәт күрсәтү оешмалары белгечләре ”Гаилә һәм балалар белән эшләү буенча иң яхшы социаль хезмәт күрсәтү оешмасы хезмәткәре” дигән һөнәри осталык бәйгесендә катнаштылар. Икенче ел рәттән, эпидемиологик хәл аркасында, бәйге онлайн режимында оештырыла. Тубыл шәһәренең автономияле социаль хезмәт күрсәтү оешмасы белгече Гөлфирә Нәгыйпова, тәрбияче Юлия Яркова бу бәйгедә тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Көн саен игътибар һәм кайгыртуга мохтаҗ балалар белән эшләүче тубыллылар 1 һәм 2 урын дипломнар белән бүләкләнделәр.

Җиденче ел социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре хезмәткәрләренең һөнәри эшчәнлеген сыйфатлы башкаруга мотивацияне арттыру, социаль өлкә учрежденияләренең кадрлар потенциалын нәтиҗәле файдалану максатыннан үткәрелгән бәйгедә тубыллылар кызыклы, тәрбияви, актуаль темалар тәкъдим иттеләр.

“Балигъ булмаган балалар өчен социаль тернәкләндерү үзәгенең иң яхшы укытучысы” номинациясендә шәһәрнең “Стационар һәм ярым стационар формада социаль–тернәкләндерү хезмәт күрсәтүче” оешмалар тәрбиячеләре һәм педагогик хезмәткәрләре арасында Тубыл шәһәрнең Социаль тернәкләндерү оешмасы белгече Гөлфирә Нәгыйпова 1 дәрәҗәдәге диплом белән, тәрбияче Юлия Яркова гаилә һәм балалар белән эшләү буенча “Иң яхшы белгеч” номинациясендә (шул исәптән социаль эш буенча) социаль хезмәт күрсәтү белгечләр арасында 2 дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнде. Гөлфирә Бикбулат кызы узган бәйге турында: ”Без видеога төшереп мастер-классны, программабызны, практик эшләребезне, презентация-яклау проектын җибәрдек. Минем чыгышым ”Фольгадан үрү. Көмештән фантазия” темасына багышланган иде. Юлия Сергеевна А.Пушкин иҗатын яктырткан тема белән бәйгедә катнашты. Эшебезнең нәтиҗәсен күрсәтеп, 1 һәм 2 урыннар алганыбызга шатбыз. Киңәшләре белән ярдәм иткән җитәкчебез Татьяна Левинага, тәҗрибәле остазларыбыз Ольга Аркановага, Гөлназ Авазбакиевага рәхмәтләребезне юллыйбыз”, - дип фикерләре белән уртаклашты.

Тормыш шартлары начар булган гаиләләргә, хатын-кызларга, мөмкинлекләре чикләнгән балаларга һөнәри ярдәм күрсәткән, бәйгедә катнашып мактаулы урыннар алган якташларыбызны котлыйбыз. Бу бәйге изге эшләрендә кирәкле, файдалы тәҗрибә тупларга ярдәм итсен, алга таба да җиңүләргә һәм казанышларга рухландырсын.

Римма УМИТБАЕВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836