Материалы

Яңалык

последние и лучшие новости искусства в мире

Тюменские аграрии убирают первый урожай. Алар ачык туфракта үскән яшелчәләрне җыялар. Мәсәлән, Упорово районында «КРиММ» агрофирмасы 3,2 гектар мәйданнан берничә сорт салат җыеп алды. Моннан тыш, оешма кәбестә алырга кереште, тиздән ул кибет киштәләрендә булачак.

* * *

Невзирая на погоду. Быелгы язгы кыр кампаниясе яңалыкларында аерым бит – һава шартлары. Быел чәчүне тәмамлау авыр булды, чөнки туфрак дым белән сугарылган һәм техника динамик рәвештә эшли алмады. Май аенда Яркәү, Түбән Тәүде, Исәт, Ялутор районнарында айлык нормадан ике тапкыр диярлек күбрәк явым-төшем яуган. Сладково, Ишим, Абатск, Казанский   районнарында яңгырлар азрак яуды. Төбәк аграрийлары 2021 елга караганда күбрәк ашлама сатып алганнар һәм керткәннәр. Чәчү материалының, орлыкларының сыйфаты яхшырды. 2022 елда уңыш өчен бик яхшы эшләр башкарылды. Язгы кыр кампаниясе оптималь срокларда эшләнде. Хәзерге вакытта чәчүлекләрне карау, чүп үләннәренә һәм корткычларга каршы көрәш алып барыла.

* * *

В Тюменском районе к зиме готова половина объектов соцсферы. «Коммунальщиклар» май аенда ук челтәр, җылылык һәм су белән тәэмин итү объектлары, йортлар һәм учреждениеләрне әзерләүгә керештеләр. Белгечләр планында 126 котельный, 153 чакрымнан артык җылылык челтәре, 79 чакрым канализация һәм 204 чакрым суүткәргечләр бар. Мәсәлән, Богандинский поселогында котельныйларда җиһазларны модернизацияләү бара, ул күп фатирларны, мәктәпне җылылык белән тәэмин итәчәк. Районда кышкы әзерлек эшләрен 15 сентябрьгәчә төгәлләргә планлаштыралар.

* * *

Тобольский район поставляет в Югру и Ямал люцерну и тимофеевку. Ул шулай ук җирле терлекчеләр предприятиеләрен азык белән тәэмин итә. Юрий Тарабукин басулары – игенчелек культурасы үрнәге. Техниканы ул җентекләп тикшерә. Бөтен җирдә чисталык һәм тәртип. Булашово авылы эшкуары 350 килограммлы 16 мең рулонга кадәр печән чапты. Хуҗалыклар 1 мең гектардан артык җирне чаптырганнар, 1,2 мең тоннага якын печән әзерләгәннәр. Азык әзерләү өчен Тубыл районында 17 авыл хуҗалыгы предприятиесе җәлеп ителгән.

* * *

Тюмень примет «Слет успешных предпринимателей». Төмән «Уңышлы эшмәкәрләр слеты-2022» ХХ халыкара бизнес–форумына әзерләнә. Чараны «Кече, урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында «Опора России» кече һәм урта эшкуарлык иҗтимагый оешмасы үткәрә. Форум 19-21 августта узачак.

* * *

В областную больницу № 24 поступили новые автомобили. Яркәү авылы шифаханәсенә тантаналы шартларда медицина учреждениесе вәкилләренә яңа автомобиль ачкычларын тапшырдылар. 6 LADA LARCUS автомобиле «Сәламәтлекне саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» региональ программасын тормышка ашыру һәм «Сәламәтлекне саклау» милли проектының төп күрсәткечләренә ирешү чикләрендә килде.

Өлкә хәбәрләрен Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА әзерләде

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума