Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Төмән өлкәсе 80 еллык юбилеен каршылаганда, аның бай тарихында эз калдырган, үсешенә өлеш керткән авылдашларыбызны онытмыйк. Гаилә елы уңаеннан, Төмән районы, Талымхан авылында гомер иткән хезмәт ветераннары Рәшидә апа белән Нәзир абый Зәлиловларны җылы сүзләр белән искә алыйк.
Кайчандыр мәктәп музеена Рәшидә Вәлиәхмәт кызы әниеннән калган егәнне тапшырган. Табигать үзе бүләк иткән камыштан бәйләнгән җәймәдә күпме балалар уйнап үскәннәр. Рәшидә апа белән Нәзир абыйның кызлары Гөлнур үзенең ата-анасы турында кызыклы итеп язган мәкаләсенең тәрҗемәсен газета укучыларына тәкъдим итәм:
- Әтием Нәзир Зәлилов һәм әнием Рәшидә Вәлиәхмәт кызы Төмән районының Талымхан исемле татар авылында туганнар. Әти - 1925 нче елда, ә әни 1929 елда дөньяга килгәннәр. Ул вакытта авылыбызда башлангыч мәктәп кенә булган, аны икесе дә уңышлы тәмамлап, башка җирдә укуны дәвам итәргә мөмкинлек булмаган. Алар бик яшьли эшкә керешкәннәр, ата-аналарына булышканнар.
Талымхан авылы табигатьнең матур почмагына кереп утырган. Тирә-юньдә бик күп күлләр урнашкан. Бөек Ватан сугышы башлангач, авыл хуҗалыгында балык тотучы артельләр оештырылган. 16 яшьлек әтиемне шуларның берсенә бригадир итеп куйганнар. Ул чакта әниемә әле 12 яшь кенә булган. Авылдагы хатын-кызлар белән бергә, яшүсмерләр сугышка киткән ир-егетләрне алыштырган. «Бары да фронтка, бары да җиңү өчен» лозунгы яшәү законына әверелгән.
Без кырыс табигатьле себер җирендә яшибез. Кышкы салкыннарда боз метрдан да калынрак туңа, балык тоту өчен шул бозны ярып тишәргә кирәк. Әниемнең сөйләгәннәрен искә төшерсәм, күзләремә мөлдерәмә яшь тулды. Кечкенә генә кызчык үзе зурлыгындагы лом белән боз тишә, иске, юка киемдә, тамагы ач. Ата-анам җиңү хакына зур өлеш керткәннәре өчен үзләре дә горурланганнар. Күрмәгәнне күрделәр, бөтен авырлыкларны үз җилкәләрендә күтәрделәр.
Сугыш җиңү белән тәмамланды. 1945 елда әтием «1941-1945 елларда тырыш хезмәт өчен» медале белән бүләкләнә. 1949 елның март аенда минем ата-анам никахлашып өйләнәләр. Үз гомерләренә тату, мәхәббәтләренә тугры булып яшиләр, 13 бала тәрбияләп үстерәләр, 22 оныклары, 27 нәбәрәләре бар.
Әнием Рәшидә гаилә галәмебезнең уртасы, кояшы була. Ул үзенә матур кешелек сыйфатларын җыйган: тормышны ярату, яшәүдән ямь табу, кыюлык, ачык, шат йөзле, яхшы күңелле, пөхтәлеккә омтылучы. Көндәлек тормышыбызны ул бик оста оештыра алган. Гаиләдә һәркемнең үзенә тиешле, көче җитәрлек эше булган, һәркем үз вазифасын белеп торган.
Әниебезне барыбыз да ярата идек. 1969 елда I, II дәрәҗәле «Аналык» медальләре, I, II, III дәрәҗәле «Ана даны» орденнарын алган анага «Герой ана» исеме һәм «Кызыл йолдыз» ордены бирелә.
Әтиебез 4 класс кына тәмамлаган булса да, укымышлы, күпне белүче, сабыр холыклы кеше иде. Россия империясенең хәрби тарихы буенча мәгълүматлы булган. Кичке аштан соң гаиләбез авыл фермасындагы өстәл янына җыела иде, әтиебез төрле көрәшләр, гаскәрләр саны, кораллар төрлелеге, хәрби тактика турында сөйли иде. Ул география фәненнән дә тирән белемле булган, төрле илләр, милләтләр төрлелеге, халыклар саны турында күп нәрсә белгән. Янәшәбездә яшәгән төрле милләт халкын олыларга, хөрмәт итәргә өйрәтә иде.
Мин үземнең ата-анам белән горурланам, алар яхшы күңелле, намуслы, эшчән кешеләр иде, хезмәт һәм тыл ветераннары исеменә лаеклар.
Гөлнур ЗӘЛИЛОВА,
Төмән шәһәре.
(Рәйсә Рәхимова тәрҗемәсе).