Газетага язылу 

Календарь 

Январь 2026
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
29 30 31 1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 31 1

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом

Яндекс. Карта

Главная

Авыр да, горурлык та

последние и лучшие новости искусства в мире

Тубыл районы хакимиятендә махсус хәрби операциядә катнашучыларның, хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булганнарның гаиләләренә һәм туганнарына дәүләт бүләкләре тапшыру тантанасы узды.

- Россия тарихына Тубыл районы сугышчылары - Ермаково авылыннан Ренад Кучашев, Овсянниково авылыннан Виталий Соколов, Маслау авылыннан Игорь Нәбиулин һәм Александр Кожин исемнәре мәңгегә кереп калды. Алар сугышчан бурычларны үтәгәндә һәлак булдылар, - дип башлады сүзен тантананы алып баручы.

30-28-25

Ренад Кучашев 2022 елның октябреннән 2024 елның 24 сентябренә кадәр махсус хәрби операциядә катнашты. 57760 нчы хәрби частьтә сапер батальонының сапер ротасында өлкән сапер булып хезмәт итә. РФ Президентының 2024 елның 11 октябрендәге Указы белән батырлыгы, кыюлыгы һәм фидакарьлеге өчен Суворов медале белән бүләкләнә. Дәүләт бүләге аның әнисе Антонина Бронниковага тапшырылды.

Маслау авылыннан элеккеге хәрби хезмәткәр Игорь Нәбиулин Донбасстагы хәрби вакыйгалардан читтә кала алмады. Ул махсус хәрби операциягә 2024 елның сентябрендә китә, рядовой Нәбиулин 23626 хәрби частьтә үзенең хәрби бурычын 2024 елның 10 ноябренә кадәр үтәгән. Күрсәткән батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен Батырлык орденына лаек була, аны тол хатыны Әлфия Колмәмәтьевага һәм кызы Ольгага тапшыралар.

- Быел аңа 60 яшь тулган булыр иде - дип күз яшьләрен яшерми Әлфия Тәүфыйк кызы. – Тормыш иптәшем махсус хәрби операциягә китәргә үзе карар кабул итте. Бүген бер үк вакытта моңсулык та, горурлык та тоябыз, аның башкача эшли алмавын аңлыйбыз.

- Һәрбер батырлык артында - безнең тыныч «бүген» хакына башларын салган гади егетләр, чын ирләр тора. Тыйнак каһарманнар тәрбияләгән әниләргә баш иябез, улларына мәңгелек дан! Улларыгызның, ирләрегезнең, әтиләрегезнең бүгенге бүләкләре Донбасста тынычлык өчен үз гомерләрен кызганмавын һәм шуның белән тарихка кереп калуын күрсәтә. Зур рәхмәт аларга! – дип сөйләде район башлыгы вазифасын башкаручы Максим Александров. Аның сүзләренә Тубыл шәһәре һәм районы хәрби комиссары Юрий Золотарев та кушылды.

Ләйлә МАДЬЯРОВА.
Рәсемдә: бүләкләү вакытында.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума

Служба по контракту 

37-10-25

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836