Декабрь 2025 |
| Дш | Сш | Чш | Пш | Җом | Шм | Якш |
| 1 | 2 | 3 | 4 | 5
|
6 | 7 |
| 8 | 9 | 10 | 11 | 12 | 13 | 14 |
| 15 | 16 | 17 | 18 | 19 | 20 | 21 |
| 22 | 23 | 24 | 25 | 26 | 27 | 28 |
| 29 | 30 | 31 | 1 | 2 | 3 | 4 |

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
Туган авылыннан еракта яшәгәнгә, авылдашларын һәркем сагынып, җылы хисләр белән искә аладыр. Табигатьнең матур урынында урнашкан Көсәйкүл авылында яшәгән киң күңелле Сафиевлар уңган-булган, тырыш, хезмәт сөйгән, сәләтле авыл кешеләре. Фәүзия белән Илдар Сафиевларның бергә тату яшәүләренә быел 42 ел, танышуларына 45 ел булган. Бу матур парның йорты, бакчаларындагы матурлык, өйләренә керсәң тәртип сокланырлык. Мәхәббәтләре гомерлек булган, бер-берсен хөрмәт итеп яшәгән Сафиевларның тормыш һәм хезмәт юлы сокланып, алар белән горурланып сөйләрлек.

Фәүзия Илдар белән 17 яшендә таныша. Ул вакыт булачак тормыш иптәшенә 20 яшь тулган була. Фәүзия Равил кызы: «Без бер авылда тусак та, бер мәктәптә укыган булсак та, бер-беребезне белми идек, яки бер-беребезгә игътибар итмәгәнбез. Илдарның әтисе минем әти белән аралашты. Безгә килгән вакытында миннән такмаклар җырлавымны сорый иде. Мин аңа такмаклар җырлаганым әле хәтеремдә. Илдарның абыйсын, энеләрен белә идем. Ә Илдар барлыгын да белмәдем. Ул да минем сеңелемне, энеләремне белгән, ә мине белмәгән», - дип балачак һәм яшьлек елларын искә алды. Илдарның әнисе, аннары әтисе дә якты дөньядан иртә китәләр. Биш егет Гөлсем әбиләре тәрбиясендә кала. Балалар мәктәпне тәмамлап, армия сафларында да хезмәт итеп кайталар. Бертуганы Вилор армиядә булган чакта Илдар 17 яшеннән совхозга эшкә урнаша. СПТУ-9 тәмамлап, тракторда, бульдозерда эшли. Вилор кайтыр елны Илдарны армиягә алалар. Ике бертуган бер-берсен дүрт ел күрмиләр. Армиядән кайткан Илдар авылның иң дә матур кызы Фәүзия белән тормыш кора.
Фәүзия ханым Ялутор совхозтехникумын тәмамлап, Малиновка авылындагы сохвозда эшләп йөргән була. Яшь вакытыннан Фәүзиябезнең чибәрлеге, кешелеклелеге, уңганлыгы сокланырлык була. Илдарга тормышка чыгып, ул туган авылында хезмәт юлын дәвам итә. Бухгалтер, аннары сбербанкта 18 ел эшли, банк ябылгач, почтада оператор, почта элемтәсе бүлекчәсе башлыгы вазифасын башкара. Хәзер Фәүзия белән Илдар Сафиевлар лаеклы ялда булсалар да, үз хуҗалыкларында бәрәңге, яшелчә, җиләк-җимеш үстерәләр, йорт хайваннарын, кош-корт асрыйлар. Уңышлары, бакчаларындагы чәчкә-гөлләре дә шаккатырлык. Фәүзия белән Илдар чәчкә кебек матур, нәфис кыз, бөркеттәй ике егет тәрбияләп үстерәләр. Бер-берләренә таяныч һәм кирәкле булып яшәгән бу гаиләдә тормышта үз урыннарын тапкан кызлары, ике уллары, кияү-киленнәре дә әти-әниләренә килеп ярдәмләшеп торалар. Әңгәмәбезне гаилә башлыгы Илдар дәвам итте: «Гаилә бәхете бердәмлектә. Барлык сорауларны, эшне киңәшләшеп эшлибез. Хатыным - авыр чакта минем ярдәмчем, мине аңлый белүче киңәшләшер кешем», - ди. Фәүзия ханым: «Балалар безнең таянычыбыз булсалар, оныкларыбыз - шатлыгыбыз. Нәселебезне, дини йолаларыбызны саклаучы 91 яшендәге әниемне карыйбыз. Илебез халкына, дөньяга тынычлык телибез», - дип сөйли.
Фәүзия Равил кызы дини бәйрәмнәрне, авылда беренче булып оештыра. Ул Көсәйкүлдә динебезне, гореф-гадәт, йолаларыбызны саклаучыларның берсе. Рамазан аенда Ураза тота, гает ашларын үткәрә, шөкер итеп, теләкләр теләп яши.
Римма УМИТБАЕВА.