Газетага язылу 

Календарь 

Ноябрь 2025
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 29 30 31 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом

Яндекс. Карта

Главная

«Петр Ершовта кунакта»

последние и лучшие новости искусства в мире

Төмәндә «Россия халыклары әкиятләре. Петр Ершовта кунакта» чаралары циклы кысаларында «Ершов Әкият йорты»на Төмән районының Индрәй урта мәктәбеннән 12 дүртенче сыйныф укучысы кунакка барды. Өлкә Думасының «Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесе, «Петр Ершовның «Канатлы ат» әкиятенә сәяхәт» төбәк партия проекты координаторы Андрей Артюхов балаларга Төмән өлкәсе рәссамнарының, декоратив-гамәли сәнгать осталарының «Канатлы ат» темасына багышланган иҗади эшләрен күрсәтте һәм күренекле якташыбыз Петр Павлович турында яңа мәгълүматлар бирде.

30-74-25

Күпләргә таныш әкиятнең 27 телгә тәрҗемә ителеп бастырылып чыгуы һәм әкият персонажларының төрле халыкның үзләренә хас булган гадәти өс-киемнәре киелгән сүрәтләре балаларга гаҗәп булды һәм бик кызыксындырды. Ә татар телендә әкият беренче тапкыр 1953 елда дөнья күрүе турында алар мәктәптә үткәрелгән әңгәмә аша беләләр иде. Бик яхшы билгеләренә генә укучы һәм уку дәверендә татар юнәлеше буенча район, өлкә, бөтенроссия күләмендә үткәрелеп торган мәгънәле һәр чара-бәйгеләрдә, олимпиадаларда актив катнашкан укучыларыбыз - Салават Айсин, Кәрим Кәримов, Илзидә Шәмсетдинова, Рафаэль Уразаев күренекле якташыбыз язган әкияттән өзекләрне саф татар телендә матур итеп яттан сөйләделәр. Шуннан аларны тылсымлы Очкынлы кош каләме ясау буенча мастер-класс көтте. Сөйләшә-сораша шундый кызыклы иҗади эшне балалар күңел биреп зур тырышлык һәм аеруча пөхтәлек белән башкардылар һәм ахырда үз эшләреннән канәгать калдылар.

Әңгәмә барышында Илзидә Шәмсетдинова: «Кече вакытымда әни миңа бер тапкыр «Канатлы ат» мультфильмын карарга тәкъдим итте. Мин аны кызыксынып карадым, бик ошады. Аннары өченче сыйныфта ул әкиятне яратып укыдым. Ә менә татарчага тәрҗемәсе белән беренче очрашуым. Уку җиңел булмаса да, иң мөһиме — үз телеңне белү, аңлау. Теле юкның - милләте юк, диләр. Үз халкының телен белгән кеше үзе белән горурлана ала. Мин татар телен беренче сыйныфтан ук өйрәнәм һәм киләчәктә дә татар телен укуымны дәвам итәчәкмен», - дип сүзен тәмамлады.

Заманабыз өчен шундый кирәкле һәм урынлы «Петр Ершовта кунакта» чарасыннан балалар бик күңелләнеп, шатланып, дәрәҗәле бүләкләр алып канатланып кайттылар. Шундый истә калырлык очрашуны оештыручы өлкә татар милли-мәдәни автономиясе советы җитәкчесе Ләйсән Хөрмәтуллинага үзебезнең ихлас рәхмәтебезне белдерәбез. Күренекле шәхес Андрей Викторовичның үзе экскурсияне алып баруы өчен дә рәхмәтлебез.

Зәкия СӘИТОВА,

Төмән районы, Индрәй поселогы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума

Служба по контракту 

37-10-25

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836