Газетага язылу 

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом

Яндекс. Карта

Главная

Ярый әле авылда фельдшер бар

последние и лучшие новости искусства в мире

Бүгенге көндә зур авылларда да фельдшер-акушер пунктлары эшләмәве аркасында, пациентларга күрше авылга йөреп яки район үзәгенә барып дәваланырга туры килә. Ә Тубыл районы, Ләчек авылы халкына бу яктан бәхет елмайды. Озак еллар авылда фельдшер вазифасын башкарган Зәйнәп Газизова эштән киткәч, аның эшен Луиза Сөләйманова дәвам итә. Авылда медицина белемле кеше булуы авыл халкы өчен - үзе бер зур бәхет. Чөнки сазъяктагы кечкенә авылга кем барып эшләргә атлыгып торсын ди! Хәзер авылда бары өлкән яшьтәге кешеләр генә калып бара дияргә була. Узган ел башлангыч мәктәп ябылып, күп кенә гаилә, балаларын укытыр өчен, Тубыл шәһәренә күчәргә мәҗбүр булдылар. Шул сәбәпле, авыл клубы хуҗасыз калды. Яз айларында почта хезмәткәре дә, авыр хезмәтенә тиешле игътибар булмагач, эштән китте. Сазъяк авылында яшәүче әби-бабайларга пенсияләрен 35 чакрымдагы Кутарбитка авылына барып алуларын таләп иттеләр. Билгеле булганча, Күкрәнде һәм Ләчек авылларына май аенда атнасына бер мәртәбә генә вертолет оча, ә июнь аеннан ноябрьгә кадәр атнасына 2 рейс ясала. Ярый әле авыл активистлары һәм «Якташ» иҗтимагый оешмасы (җитәкчесе Әкрәм Ибраһимов) тырышлыгы белән почта хезмәткәре эшкә алынды. Клуб мөдире вазифасына да вакытлыча кеше табылды. Мәктәп ябылганнан соң, өлкә хакимияте тарафыннан яңа модульле мәктәп төзелә башлады. Укырга керергә балалар табылмаса, бер почмагында ФАП урнашыр дигән өмет тә бар халыкта.

30-27-25

Фельдшер турында яза башлагач, шуңа бәйле булган кызык хәл искә төшә. Җәен авыл яшьләре, печән эшеннән кайткач, җыелышып, караңгыга хәтле волейбол уйныйлар. Шулай бер көнне Фәрит (исеме үзгәртелде) волейбол уйнап кайткач, әнисенең йоклаганын күреп, эшләп торган телевизорны сүндерә дә, йокларга ята. Фәритнең сөйләве буенча, төнге сәгать берләрдә ул төш күрә. Вафат булган бертуган абыйсы янына килеп, аның кулыннан өстери башлый. Ә ишек төбендә берничә таныш мәрхүм-мәрхүмәләр басып торалар икән. Абыйсы үзе белән алып китәргә тырыша дип уйлап, Фәрит карыша, акыра икән һәм куркудан, уянып та китә. Шул чак әнисенең ыңгырашкан тавышын ишетеп, аңа дәшә. Ә әнисе уянмый, ыңгырашуын дәвам итә. Фәрит урыныннан торып, әнисе янына бара, сөйләшә, уятырга тырышып карый. Әмма әнисе уянмый. Күңеленә курку төшеп, ул якында яшәгән апаена шалтырата. Хәлне аңлаткач, алар тиз генә фельдшерга шалтыраталар. Иртәме, кичме, яңгырмы, буранмы булуына карамастан, Луиза Әмрулла кызы авыру янына һәрвакыт йөгереп килеп җитә. Гөлбануның хәлен күреп, тиз арада вертолет чакырта һәм үзе Тубыл район хастаханәсе белән элемтәгә кереп, алардан консультация алып, вертолет килеп җиткәнчегә хәтле, авыруны дәвалый. Менә шулай Луиза Әмрулла кызы инсульт суккан ханыма беренче кичектергесез ярдәм күрсәтеп, аны үлем тырнагыннан саклап кала алды. Гомумән әйткәндә, ул күпме кешегә сәламәтлек, гомер бүләк итте. Авылдашлары аңа бик рәхмәтле. Ә Фәрит Луиза Әмрулла кызына гына түгел, вакытлы уятып, әнисенә ярдәм итә алганы өчен абыйсының рухына да рәхмәтләр укый.

Луиза Әмрулла кызы 1960 елда Яркәү районы, Яңа Кәешкүл авылында 3 балалы гаиләдә беренче бала булып туа. Әтиләре яшьли үлеп киткәч, Равия Мөҗип кызы балаларны әнисе ярдәме белән аякка бастыра. Урта белемне алгач, Луиза Әмрулла кызы Тубыл медицина училищесына укырга керә. Уку йортын уңышлы тәмамлап, фельдшер-акушер һөнәре буенча Кәеш авылына эшләргә кайта. Бераздан ул Ләчек авылы егете Исхак Сөләйманов белән танышып, матур гына гаилә корып җибәрәләр. Гаиләдә 4 бала туа. Луиза Әмрулла кызы Ләчектә, аннары берничә ел Кече Кунданда ФАПта эшләп ала. Кешеләр аның игътибарлылыгына, сабырлылыгына, дөрес диагноз куя белүенә, дару белән генә түгел, ягымлы сүзләр, файдалы киңәшләр белән дә дәвалавы һәм венага оста укол салуына чын күңелдән сокланалар. Кече Кундан авылында совхозлар ябылгач, Сөләймановлар гаиләсе Ләчек авылында төпләнә. Исхак Мөҗип улы балыкчы, аннары тракторчы булып эшли. Олыгая бара ул Сөләймановлар токымы башкарган җаваплы, изге эш – Астананы карау вазифасын үз өстенә ала һәм авыл мулласы итеп билгеләнә. Кызганычка каршы, 2020 елда Исхак Мөҗип улы көтмәгәндә үлеп китә. Бу зур югалтуны Сөләймановлар токымы бик авыр кичерде. Кайда гына булмасын, гел бергә, дус-тату яшәгән бу парны авыл халкы беркайчан аермыйча, гел «Исхак белән Луиза» дип сөйлиләр иде. Хәзер тормыш ямен табарга Луиза Әмрулла кызына балалары, оныклары һәм яраткан эше ярдәм итә.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума

Служба по контракту 

37-10-25

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836