30 еллык юбилеең белән, “Яңарыш”!

последние и лучшие новости искусства в мире

37-33Кадерле каләмдәшебез Алсу ханым Сәгыйтова һәм Сез җитәкләгән "Яңарыш" редакциясе коллективы! Хөрмәтле милләттәшләребез – Төмәнлеләр!

Ихлас күңелләребездән сезне "Яңарыш" газетасының 30 еллык юбилее белән тәбрик итәбез! 30 ел дәвамында, кыенлыкларга карамастан, бер өзелми атна саен күркәм тираж белән чыгып, "Яңарыш" халкыбызга саф ана телен, милли мохитендәге яңалыкларын, җылы сүзен, якты йөзен җиткерә. Төмән өлкәсенең медиа киңлегендә абруйлы урын алып, милләтебезнең йөзек кашы булып тора. Халкыбызны берләштерүгә, нинди генә диалектларга карамастан, татарларны бербөтен халык итеп формалаштыруга саллы өлешен кертә.

Киләчәктә дә иҗат чишмәгез саекмасын, милли мәнфәгатьләребезне яклаганда каләмегез үткен булсын! Сезгә барыгызга да ныклы себер сәламәтлеге, мул һәм имин тормыш, гаилә һәм балалар бәхете, чын татарлар булып калуыгызны телибез!

Далалы Оренбур ягы татарлары исеменнән,
"Яңа Вакыт" газетасы мөхәррире Фәннур Гайсаров.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума