#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Август 2017
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
31 1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 31 1 2 3

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Мәйдан тагын үзенә җыйды

последние и лучшие новости искусства в мире

31-129 июль көнне Төмәннең Түре елгасы зонасы көне буе татар җырларыннан гөрләп торды. Төмәнлеләр, Шәһәр көне кысасында, татар мәдәният үзәге тырышлыгы белән, бер мәйданга җыелып ихлас күңелдән милли бәйрәмебез - шәһәр Сабан туен бәйрәм иттеләр.

Чара быелгы “Себер йолдызы” һәм “Татар егете” бәйгесенең финалистлары үзәк капкада каршы алып һәм бизәлгән атлы арбага утырган хөрмәтле кунакларны сәхнәгә кадәр озатулары белән башланды.

Сабантуйны алып баручылар – татар мәдәният үзәге хезмәткәре Зөлфинә Минибаева һәм Зинар Кәримов шәһәребезнең туган көне һәм милли бәйрәмебез белән тәбрикләп, сәхнәгә кунакларны чакырдылар.

Татар бәйрәмен олылап шәһәр администрациясе башлыгы Александр Моор һәм Татарстан кунагы – Баулы районының хакимият башлыгы Рамил Гатиятуллин (өстәге рәсемдә) сәхнәгә күтәрелеп халыкка күңелле бәйрәм көне, илебезгә тынычлык, татулык теләделәр. Шәһәр башлыгы Сабантуй мәйданының дусларны, туганнарны очраштыру урыны, яраткан шәһәребезнең матур, чиста һәм уңайлы булуы өчен тырышып эшләүче халык җыелганлыгын искәртеп үтте.

31-3- Татар халкы кунакчыл халык, алар өлкәннәрне хөрмәтли, ата-бабаларыннан калган гореф-гадәтләрен саклый беләләр, - диде А.Моор.

- Бүген безнең яраткан бәйрәмебез кунакчыл Төмән җирендә үтә. Без меңләгән халыкка үзебезнең милли традицияләребезне, Сабантуй рухын җиткезүебезгә бик шатбыз. Күпмилләтле халык яшәүгә карамастан, төмәнлеләр безне бик җылы каршы алдылар. Төмән өлкәсе җитәкчелегенә Сабантуй бәйрәмен югары дәрәҗәдә оештырулары өчен олы рәхмәт, - дип Себер җирендә кичергән хис-тойгылары белән уртаклашты Р.Гатиятуллин. Ул Төмән татарлары адресына юлланган Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миннехановның тәбрикләү сүзләрен, шулай ук Төмән өлкәсендә милләтебезне, гореф-гадәтләребезне саклап калуда, мәдәниятебезне үстерүдә күп көч куючыларга Рәхмәт хатлары һәм бүләкләрен тапшырды.

Аннары, гадәттәгечә, сәхнәгә Сабантуйның иң нәни кунагы - Раяна Алиева һәм иң өлкән кешесе Земфира Мөстәкыймованы чакырдылар. Аларны да түрәләр кайнар котлап, бүләкләделәр.

31-2Тәбрикләү сүзләре тәмамланганнан соң, милли уеннарга һәм концерт программасына старт бирелде. Бәйрәм берничә мәйданчыкта үтте. Үзәк мәйданда татар мәдәният үзәгенең, шәһәребезнең иҗат коллективлары һәм башкаручылары чыгыш ясадылар.

Татарстан делегациясе Төмән җиренә татар һәм удмурт халыкларының мәдәнияте белән таныштырырга ике кечкенә өй алып килгән иде. Бәйрәм кунакларын баулылылар - Нурия Вәкилева һәм баянчы Рәзил Фәррәхетдинов коймаклар, кайнар чәйләр белән каршы алдылар. 50 кг чәк-чәктән бөтен кунаклар авыз иттеләр.

Спорт мәйданында армрестлинг, гер күтәрү, көрәш буенча көч сынаштылар. Мәдәният үзәге хезмәткәрләре балаларны да онытмаганнар, уеннар мәйданчыгында алар чүлмәк тә ваттылар, капчык киеп тә, йомырка куйган кашыкны авызларына кабып та йөгерделәр.

Көрәш мәйданчыгы ир-атларны үз тирәсенә җыйды. Озак көч сынашканнан соң быелгы көрәш буенча абсолют батыр исеменә Россия чемпионы Игорь Волобуев (Антипино) лаек булды.

31-4Сәхнә түреннән көне буе җыр-моңнарыбыз агылды, дәртле биюләр күрсәтелде. Баулы районы сәнгать осталарының, балалайкада уйнаучы Ильяс Гәрәевның, Татарстан артисты Вил Усмановның чыгышларын төмәнлеләр алкышларга күмделәр.

Сабантуй – татар халкы бәйрәме булуга карамастан, монда хәзер бик күп милләт вәкилләре катнаша. Быелгы шәһәр Сабантуе да бик матур, югары дәрәҗәдә оештырылган. Бу бәйрәм башка халыкларга үзебезнең гореф-гадәтләребезне күрсәтү, башка халыкларны да җәлеп итү мөмкинлеге булып тора. Кыскасы, олысы-кечесе Сабан туенда уйнады, көлде, ял итте.

Нәсимә ТАШБУЛАТОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836