#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Август 2018
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 31 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Яңалык

последние и лучшие новости искусства в мире

Полпред Президента в УФО: Тюменская область - один из передовых регионов России. Төмән өлкәсенең социаль-экономик үсү сорауларын РФ Президентының Урал федераль округында тулы хокуклы вәкиле Николай Цуканов региональ хөкүмәттә уздырган киңәшмәдә карадылар. Николай Цуканов Төмән өлкәсендә башка регионнар белән чагыштырганда политик һәм бизнес элиталар арасында үзара бәйләнештә проблемалар юк диде. “Бу нәкъ менә экономиканың һәм кеше тормышы сыйфатын үстерүгә йогынты ясый. Мин Төмәнгә беренче тапкыр килдем. Шәһәр матур, чиста, ямьле. Төмән өлкәсе Россия регионнары арасында алдынгыларның берсе”, - дип сөйләде вәкил.

* * *

Ради рекорда в Тюмени одновременно танцевали около 3 тысяч человек. 28 июльдә бер үк вакытта биюче кешеләрнең саны буенча рекорд кую өчен Төмән массалы бию башкарды. Барлык катнашучыларны исәпләгәннән соң жюри үзенең карарын игълан итте. Биюдә 3 меңгә якын кеше катнашты. Мәсәлән, Төсле бульварда бер үк вакытта 500 кеше хәрәкәт итте. Рекорд куелды! Шушы флешмобка Төмән шәһәре берничә ай әзерләнде. Июнь аенда массалы репетиция үткәрелде.

* * *

В Тюмени презентовали самые большие музыкальные часы в России. Шәһәр көнендә Төмәндә официаль рәвештә “Әкиятле” исемле яңа сәгать тәкъдим иттеләр. Төсле бульварда куелган шушы музыкаль сәгать Россиядә иң зуры булачак. Аны паркта июль башында урнаштырганнар иде. Менә Төмәннең 432нче туган көненә муниципаль тын оркестр уйнавы астында шәһәр мәдәният һәм ял паркы бүләк ясады.

* * *

Александр Моор: малый агробизнес должен стать точкой роста муниципальной экономики. Үзләренең зур булмаган авыл хуҗалыгы производствосын булдырырга теләүче авыл кешеләре муниципаль һәм региональ ярдәм алырга мөмкиннәр. Моның турында вакытлыча губернатор вазифасын үтәүче Александр Моор әйтте. Ул Армизон районына баргач “Фермер авылы”нда булды. Монда терлекчелек тармагында 4 инвестицион проект реальләштерелә. Моннан тыш Александр Моор Оксана Замиралованың бөртекле, кузаклы культуралар үстерүче һәм абердин-ангусск ит сыер үрчетүче крестьян-фермер хуҗалыгын карады. Бу хуҗалык 2015-2016 елларда дәүләттән ярдәм алган. Бүгенге көндә ул районда иң алдынгы шәхси хуҗалыкларның берсе.

* * *

Голышмановский район стал лидером по производству молока в Тюменской области. Көн саен җирле предприятиеләрдән эшкәртү өчен 137 тонна чимал китә. Шушы сан тагын да артачак. Мәсәлән, Усть-Ламенка фермасында 7 мең баш сыер асрыйлар, аларның 3 200е – савым сыер. Шундый сыер бар – 14 900 килограмм сөт бирә, бу – тәүлегенә 5 чиләк сөт.

* * *

Тюменское здравоохранение показывает высокие результаты работы медперсонала. Төмәндә регионның учреждениеләр арасындагы баш табибларның киңәйтелгән планеркасы узды. Анда барлыкка килгән шешне табу, хезмәткә яраклы халык арасында үлемне киметү, өлкә шифаханәләре арасында хәбәрләр белән бүлешү, йөрәк-тамыр авырулары белән хәлләр дигән темалар тикшерелде. Өлкәнең баш табиблары “Сәламәтлекне саклау” милли проектын карадылар. Төмән өлкәсе хакимияте регион медперсоналының эшен югары нәтиҗә күрсәтә дип бәяләде.

Өлкә газеталарыннан хәбәрләрне Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА туплады.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836