#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Һава десанты гаскәрләре бәйрәм иттеләр

последние и лучшие новости искусства в мире

31-142 август көнне һава десанты гаскәрләре оешуының 89 еллыгы булды. 1930 нчы елда бу көнне Воронеж шәһәрендә үткән хәрби өйрәнүләрдә 12 кешедән торган парашютлы десант тактик бирем башкара. Шул көннән башлап бу көн  “вэдэвэшник”лар бәйрәме буларак билгеләнә. Гадәт буенча, бу көнне десантниклар башларына зәңгәр берет, өсләренә зәңгәр тельняшкаларын киеп, кулларына ВДВ флагы тотып шәһәр урамнарына чыгалар. Әнә шулай, бер-берсе белән очрашып, хәлләр белешәләр, хәрби хезмәт елларын сагынып искә алалар, десантчы булулары белән чиксез горурланалар...

Быел да Тубыл шәһәрендә әлеге бәйрәмне бик зурлап уздырдылар. Хәрби киемле , гадәттәгечә, хәрби комиссариат тирәсенә җыелып, аннан төз саф булып Мәңгелек ут янына, “кайнар нокталарда” хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган гаскәрдәшләренә хөрмәт белдереп, чәчәкләр салырга юнәлделәр. Шул арада без милләтәшләребез белән якыннан танышып, кайда хезмәт иткәннәре, бүгенге тормышлары белән кызыксындык. Билгеле, үткән гасыр ахырында бу бәйрәмне ничек “шаулап-гөрләп” уздырганнарын да искә алып, көлештек. Кемгә дә сер түгел, десантчылар бәйрәмен халык фонтанда коенучылар бәйрәме, дип тә йөртәләр. Бу турында сүз куерткач, арадан берәү: “Әфганда хезмәт итүчеләр, су чыганаклары булмау сәбәпле, фонтанда коенганнар, бу гадәт шуннан калган булырга тиеш”, - дип аңлатты. Ә быел, мәсәлән, Якутск шәһәрендә зәңгәр беретлылар өмә ясап, парк һәм урманнарны чистартканнар.

(Тулырак мәгълүматны “Яңарыш” битләрендә укырсыз).

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836