Материалы

Ямьле елга буенда - шәһәр Сабан туйлары

последние и лучшие новости искусства в мире

31-3Быелгы шәһәр Сабан туе Төмәннең 433 еллык туган көненә һәм Төмән өлкәсе оешуының 75 еллык юбилеена багышланды. Аны Төмән шәһәре хакимияте оештыруында өлкә татар Конгрессы, шәһәр татар мәдәният үзәге Төмәннең Заречный микрорайонында Түре елгасы буенда урнашкан паркта уздырды.

Монда өлкәдә һәм илебезнең башка регионнарында яшәүче төрле милләт халкы җыелды. Территориягә кергәндә декоратив ишекләр аша узасың, өстә “Рәхим итегез!” дип язылган. Флаглар төзелмәсеннән бәйрәм коридоры ясалган, аннан халык сәхнә якка юнәлде. “Вак бәлеш” һәм “Барбарис” балалар фольклор ансамбльләре артистлары якташларны күңел ачарга, көрәшергә, уйнарга чакырдылар.

Бәйрәмне үзәк хезмәткәрләре – Зөлфинә Минибаева, Ринат Гарифуллин көчле, дәртле тавышлары белән оста алып бардылар.

Сабантуйны Төмән өлкәсе оешуының 75 еллык юбилеена багышланган вокал-хореографик композиция белән ачтылар. Ринат Гарифуллин иҗат иткән “Төмән өлкәсе” җырын “Бәйрәм” балалар эстрада җыр ансамбле башкарды, “Аккош” татар-башкорт бию студиясе артистлары кушылып биеделәр. 31-2Мактаулы кунакларны бәйрәм коридоры янында шәһәр татар мәдәният үзәге директоры Лилия Кәримова каршы алды. “Себер йолдызы-2018” региональ конкурсы җиңүчесе Алсу Кабурова чәк-чәк, бавырсак белән сыйлады. Төмән шәһәре хакимият башлыгы Руслан Кухарук, шәһәр Думасы рәисе Евгений Заболотный, милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты җитәкчесе урынбасары Владислав Чернов, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе башлыгы Ришад Зиганшин, Татарстан Республикасының Баулы муниципаль районы җитәкчесе Рамил Гатиятуллин чын күңелдән халыкны котладылар. Рамил Гатиятуллин Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнехановның Котлау хатын укыды, мэрга Баулы муниципаль районы Рәхмәт хатын бирде. Руслан Николаевич Татарстан кунагы Рамил Хәкимулла улына Рәхмәт хатын (“Признательность”) тапшырды. Владислав Леонидович Төмән өлкәсендә халыкара мөнәсәбәтләрне, дуслыкны ныгытуда, татар халкының мәдәниятен, телен, традицияләрен үстерүдә намуслы хезмәт күрсәткән, өлеш керткән милләттәшләребезне милләтләр эшләре буенча өлкә комитетының Рәхмәт хатлары, Рәхмәтнамәләре белән бүләкләде. 31-1Евгений Борисович шулай ук Рамил Хәкимулла улына татар ашлары белән кәрҗин бүләк итте.

Традиция буенча Сабантуйның иң өлкән һәм иң кечкенә кунакларын тәбрикләделәр. Иң өлкән якташыбыз дип радиоспорт буенча дөнья чемпионы, СССРның мактаулы радисты, хезмәт ветераны Зыятдин Низамов, иң кечкенә дип әнисе – Юлия Юнусова кулындагы нәни сабый Алия Минибаева танылдылар. Р.Кухарук һәм Е.Заболотный аларны диплом һәм бүләкләр белән котладылар.

Сәхнә каршына зур экран утыртылган. Аннан мәйданда нәрсә барганын халык ерактан, төрле почмаклардан күзәтеп торды. Мәсәлән, быел беренче тапкыр “Данлыклы келәмнәр” ачык региональ фестиваль-күргәзмәсе -“Дуслык җәймәсе” акциясе үткәрелде. Теләге булганнарга берничә сәгатьтә кызыл, зәңгәр, яшел, ак һәм сары төсле тасмалардан келәм сугарга мөмкинлек булды. Бирегә Руслан Кухарук, өлкә Думасы депутаты Виктор Рейн, Рамил Гатиятуллин килделәр. Виктор Рейн шәһәр хакимияте башлыгына Себер келәм фабрикасы осталары үз куллары белән суккан Төмән өлкәсе гербы сурәте төшерелгән келәм бүләк итте. Шушы вакыйганы экраннан еракта булган һәр кеше карады, Ринат Гарифуллин турыдан тоташып, комментарийлар бирде. Сәхнәдән концерт караган якташларыбыз бер мизгелгә тын калып, экраннан көрәшне күзәтеп алдылар. Мәйданда бил алышу кызды. Комментатор Вил Фәйзуллин монда барган хәлләргә бәя бирде. Көрәш буенча баш судья грек-рим көрәше буенча спорт мастеры, 1 категориядәге судья Сергей Велижанин булды. 31-4Без кызыксынып көрәш мәйданына юнәлдек. Монда өлкәннәр, үсмерләр, балалар чиратлашып бил алышалар иде. Көн эссе, оештыручылар тартмаларда бушлай халыкка туңдырмалар өләштеләр.

Сәхнәдә көнозын шәп концерт барды. Үзебезнең талантлы артистларыбыздан тыш Баулы районы җырчылары, “Дуслык” бию ансамбле биючеләре һәм башкалар онытылмас чыгышлар бүләк иттеләр. Татарстан Республикасының атказанган артисты Вил Усмановны төмәнлеләр зурлап каршы алдылар. Ул “Баулы җыры”, “Ак чәчәкләр”, “Ике урам арасы” һәм башка җырларны башкарды.

28 июльдә шәһәр татар мәдәният үзәгендә никахлары булачак яшь парлар – Ленара һәм Рөстәм Борһановларны сәхнәдә кайнар котладылар.

Сәүдә нокталары яхшы оештырылган иде. Су, туңдырмалар тутырылган суыткычлар китерелгән, шашлык, пылауның бәяләре дә һәркем сатып алырлык булды. «Себер йолдызы-2018”, “Татар егете-2018” ачык региональ конкурслары финалистлары матур милли костюмнарда аерым мәйданчыкта биеделәр, җырладылар, уеннар оештырдылар. Баулы муниципаль районы милли йорты искиткеч күркәм булды. 31-5Монда кое да, милли ризык тулы табын өстәле дә, эскәмиядә утыручы «әби-бабай» да бар иде. Кешеләр яннарына килеп фоторәсемгә төштеләр. “Сабантуй осталары” мәйданында төрле милләт халкы кәсепләрен тәкъдим иттеләр. Чатырда себер татарларының борынгы тормышын чагылдырган музей эшләде. Төмән шәһәре татар мәдәният үзәге балаларга пыялага рәсемнәр төшерү, Себер-Урал бизәкләр ясавы буенча мастер-класслар үткәрделәр. Кул көрәше (армрестлинг), гер күтәрү, аркан тарту спорт ярышлары, чүлмәк вату, таякны тарту, авызга йомыркалы кашык кыстырып йөгерү, көянтәгә сулы чиләкләр асып йөгерү, капчык киеп узышу кебек уеннар оештырылды.

Балаларның чараларда күп катнашулары, актив булулары шатландырды. Аларга зур игътибар бирелде. Уеннарда уйнап откан сабыйларга сан язылган жетоннар бирелде. “Бүләкләр кибете” дип язылган палаткада шул жетоннар буенча бүләкләрне һәркем үзе сайлап алды.

Иртән кояш кыздырды, җил дә исте. Кичкә таба кинәт болытлар куерып, коеп яңгыр яуды. Халык кая яшеренергә белмичә я автобус тукталышына, я агачлар астына йөгерде. Ярты сәгатьләп яңгыр яуганнан соң көн ачылды. Моның белән Сабантуй тәмамланмады.

Һәр көрәш, конкурслар буенча җиңүчеләрне, призлы урыннар алучыларны дипломнар, акчалата премияләр белән котладылар. Көрәш буенча абсолют батыр исеменә: өлкәннәрдән - Турал Азимов (Каскара), яшьләрдән – Асман Абдуллаев (Төмән) лаек булдылар.

“Шәһәр Сабан туе югары дәрәҗәдә узды, гаҗәеп күңелле булды, һәрнәрсә алдан уйланылган, әзерләнелгән. Бөтен җирдә тәртип урнаштырылды. Бик яхшы концерт карадык, милләтебез өчен чын күңелдән горурландык, оештыручыларга рәхмәт!” - сүзләре әйтте халык.

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА.
Алып баручылар: Ринат ГАРИФУЛЛИН һәм Зөлфинә МИНИБАЕВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума